Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кошларга безнең ярдәм кирәк!

Беркөнне, мәктәптән кайтуыма, ояда сыерчыкның утыруын күреп алдым. Ничек сөенгәнемне күрсәгез!

Өй түрендә бакчада
Талчыбык куначада,
Сыерчык канат кага,
Яз килүгә шатлана.

Сыерчыклар яз килүгә бик тә сөенәләр дип уйлыйм. Сыерчыклар гына түгел, мин дә зарыгып көтеп алам язны! Ул минем иң яраткан ел фасылым. Чөнки, яз җитүгә бар табигать уяна. Кояш та ныграк җылыта. Көзен киткән кошлар кабаттан туган ягыбызга әйләнеп кайталар.

Иң беренче булып авылыбызга кара каргалар очып килә. Бераздан сыерчыклар кайта. Мин аларның кайтуын сагынып көтеп алдым. Әтием белән, алар кайтуга дип ясап куйган ояны да агачка элеп куйдык. Көн саен сыерчыкларның безнең ояга килүен көтәм. Ә беркөнне, мәктәптән кайтуыма, ояда сыерчыкның утыруын күреп алдым. Ничек сөенгәнемне күрсәгез! Бу минем өчен аеруча шатлыклы көн булды! 

Ә кышларын мин көн саен җимлекләренә җимнәр салам, чөнки кыш көне аларга азык табу бик авыр. Без кошларга кыш көне булышсак, алар безне үзләренең матур җырлары белән яз көне сөендерәләр.

Көннәр җылынып беткәч, карлыгачлар, сандугачлар да килер. Миңа сандугач сайравы бигрәк тә ошый. Ул миңа җырлаган кебек тоела.

Кошларны саклыйк, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик. Аларга безнең ярдәм бик кирәк! 

Актаныш районы, Байсар авылыннан Садриева Язгөл, 10 яшь.


Әмир Фәрхуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев