Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

“Көмеш кыңгырау” гәҗите бөтен Рәсәйгә танылган

Чаллы шәһәре 31нче мәктәбенең 9нчы «А» сыйныфы укучысы Вәлиев Аязның шигыре.

“Көмеш кыңгырау” гәҗите
Бөтен Рәсәйгә танылган.
Путин да күреп гәҗитне
Хәйраннарга бит калган

Кыңгыраудай чыңлый гәҗит
Бөтен Татарстанга.
Күп укылучы гәҗит, дип
Рәсәй буенча дан ала.

Бу гәҗит бик кызыклы, 
Була анда бәйгеләр.
Төрле ярышта катнашып 
Белем ала  балалар.

Әти-әни дә бик аңлый.
Бу “Көмешнең” кирәген.
Гәҗит укыган балалар

Тормышта да югалмый.

“Көмеш кыңгырау” ның
Көтеп алам һәр санын.
Зыялы бала үссен, дип
Тырыша ул көн саен.


Чаллы, 31нче мәктәпнең, 9нчы «А» сыйныфы укучысы Вәлиев Аяз.
Укытучысы: Гыйззәтуллина Кафия Мөбәрәкша кызы.

 

Фото http://diary-culture.ru/blogs

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев