Килмәде...
Сезгә Актаныш кызы Ләйлә Нуриеваның хикәясен тәкъдим итәбез. Ул аны әбисенең истәлекләренә таянып язган.
Бу мәктәпкә күптән түгел генә эшкә керсәм дә, монда шактый күп хәлләр булды. Әмма иң аянычы, шушы бала белән булгандыр, мөгаен...
Дамир быел безнең авылдагы мөмкинлекләре чикләнгән интернат-мәктәпкә беренче класска килде. Ул үзенең яше өчен рәтләп сөйләшә белмәсә дә, шундый чибәр, шундый мөлаем, сөйкемле бер бала, ә аның күзләре... Аларга карасаң, бөтен дөнья чагыла, ләкин аларда ниндидер бер сагыш бар иде. Ел башында мин аның классташлары кебек яхшы сөйләшә алмаганына бик исем китми иде.
«Андый балалар күрдек, мәктәпкә кергән генә, өйрәнер әле», — дидем мин үземә. Ә соңыннан мин Дамирның алай бик җайлы гына кеше аңларлык итеп сөйләшә алмаячагын аңладым. Аңа «акыл ягыннан бик артта калучы» дигән диагноз куелган икән. Бу минем күңелемне тагын да тиде.
Бер гади эш көнендә төшке аштан соң йокларга ятырга тиеш булган балалар арасында берәү җитми иде. Дамир. Дамир юк...
Мин калган кечкенәләрне дежур тәрбиячегә калдырдым да, ул шук малайны эзләргә чыгып киттем. Коридор борынны кисә торган ис белән тулган, бәдрәф ишекләре пычранып беткән, ә бер почмакта Дамир утыра. Ул миңа үзенең телендә нәрсәдер сөйли, ә мин аны тизрәк юыну бүлмәсенә алып керергә тырышам.
Баланы юындырып, тынычландырып, йокларга яткырырга ашыктым. Калган балалар күптән йоклап китү сәбәпле, аларны уятмас өчен, мин аны үземнең бүлмәдәге диванга яткырдым. Миндә ана инстинкты уянды микән, белмим, мин Дамирны башыннан сыйпап, аңа әкият укып йоклатып җибәрдем.
Бик якын иде бу бала минем күңелемә. Шул көннән соң Дамир гел минем янга килеп, сырпалана, иркәләнә башлады, буш вакытта уйнаганда да, минем янынмнан китми иде. Мин үзем дә, ул кояш нурын күрмәсәм, көнем бушка үткән дип чутлыйм, кайбер көннәрне, эшкә гел аның өчен генә бара идем.
Безнең мәктәптә ике атнага бер, бөтен балалар да өйләренә кайтып бетәләр. Бу көнне дә шулай булды. Мәктәп бушап калды, тып-тын. Бер бүлмәдә генә үкереп елаган тавыш ишетелә, ул — Дамир елый. Әйе, минем җан кисәгем, үкреп елап утыра, чөнки аны алырга килмәделәр.
Килмәде бит әнисе, килмәде! Мәктәп администрациясе, шәхсән үзем дә, әнисенә шалтыратып, хәлдән тайдык. Чулпан ханым үзе дә бу интернатта яшәп укыган икән, һәм чыгып киткәч, үз әнисе өйгә кертмәгәч, әтисенең апасына яшәргә кайткан. Шуннан соң ирекле һава сулаган яшь Чулпан, көннәрдән бер көнне, апасына көтелмәгән һәм хәтта кирәк булмаган бала алып кайткан.
Ниһаять әнисе трубкасын алды, минем янга йөгереп килгән Дамир, әнисенең шалтыратуын тоеп алган күрәсең.
— Алло, исәнмесез, бу интернат-мәктәптән, Гүзәл Роберт кызы борчый. Бүген бездә бөтен балалар да кайтып беттеләр, Дамир гына калды, килеп аласыздыр бит? Ул сезне бик юксынды, сагынды.
— Алё. Кем? Минем бер нинди Дамир исемле кешем дә юк, син ялгыштың ахры.
Мин ачуымнан тавышымны калынайтып:
— Дамир. Сезнең улыгыз, оныттыгызмыни? Бала күпме күз яшьләре түкте сезнең өчен, ә сез андый кешем юк дисез. Киләсезме юкмы?!
— Юк, килмим...
Шуның белән безнең әңгәмә тәмамланды, мин трубканы ташладым, ярсып елыйсым килсә дә, түздем, чөнки янымда Дамир бар иде. Ул әнисенең килмәвен аңлаган бугай инде, миңа зур зәңгәр күзләре белән карап тора, менә хәзер елап җибәрер сыман. Чыннан да, ул шул ук минута елап җибәрде, мин эчемнән генә аңа кушылып еладым. Тәрәзәгә күзем төште, анда давыллы яңгыр...
Инде көн ахырына якынлаша, ә ул һаман елый. Мин баланы ничек кенә юатып карамадым, хәлемнән тайгач, аны шәфкать туташ янына алып кердем.
— Нинди дә булса витамин булса да бирегез инде, туктамый бит, —дидем.
Гөлфинә Назиф кызы, аңа үзенең сумкасыннан бер кәнфит алып бирде. Ләкин, бала аны миңа сузды. Гөлфинә апа: «Юк, тәрбиячеңә тагын берне бирәм, ансы үзеңә калсын», — диде.
Ул нечкә тавышы белән, бөтенебез дә аңларлык итеп:
— Моны әнигә калдырам — диде.
Шулчак минем дә, Гөлфинә апаның да күзләреннән мөлдерәп яшь ага башлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев