Көмеш кыңгырау

Хыялый кызның төше

«Чын күңелдән теләгән теләк тормышка аша», – ди минем әнием. Ул теләк миндә дә бар.

Минем бик тә виртуаль дөнья белән танышасым, яңа дуслар табасым, алар белән аралашасым килә. Күп төрле уеннар өйрәнү һәм аларны дусларыма өйрәтү теләгем дә бик көчле. Ә беркөнне мин бик тә кызык бер төш күрдем.

Уйламаганда-көтмәгәндә минем компьютерым телгә килде. «Сине виртуаль дөньяга бер көнлек сәяхәт көтә, дустым!» – диде ул. Сәяхәткә чыгу өчен миңа бик җиңел тоелмаган бер шарт барлыгын аңлатты компьютер. Мин бары тик «бишле» билгеләренә генә укырга тиеш булам икән. Нәкъ менә шул «бишле» билгесе мине сәяхәткә алып китәчәк тә инде.

Мин уйга калдым. Рус теле, татар теле, инглиз теле фәннәреннән  «биш»кә генә укыйм, физкультура, рәсем фәннәрен дә бик яратам, ә менә математика фәне белән башкачарак шул. Һич кенә дә тапкырлау таблицасын өйрәнеп бетерә алмыйм бит. Ләкин виртуаль дөнья белән ныклап танышу теләге көчле шул.

Бик тырышып тапкырлау таблицасын ятладым мин. Укытучы апа мине мактады һәм зур итеп «бишле» билгесе куйды. Ә ул миңа көндәлектән күз кыса. Шул вакыт компьютер телгә килде. «Син минем шартымны үтәдең. Хәзер инде күзләреңне йом», – диде ул.

Менә мин виртуаль дөньяда. Бу дөньядагы матурлыкны күреп, мин шаккаттым. Ямь-яшел табигать, зәп-зәңгәр күк йөзе, ап-ак карлы таулар, могҗизалы шарлавыклар – барысы бергә тупланган бу әкият дөньясында. Ләкин аларга эләгү өчен әйләнә-тирә дөньяны өйрәнү фәне буенча сорауларга җавап бирергә кирәк икән. Тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлану, матур һәм бик тә кызыклы машиналарда йөрү мөмкинлеге дә бар икән монда. Ләкин бик яхшы итеп барлык фәннәрне дә белү кирәк. Яңа дуслар табу, алар белән аралашу өчен чит телдән дә ныклы белем кирәклеген аңладым мин. Билгеле инде, миңа ярдәмгә мәктәптә алган белемнәрен һәм якын дустыма әйләнгән «бишле» билгесе килде. Куе джунглилар белән танышу, космик дөньяны күрү өчен миңа булган белемнәрем генә җитмәде. Димәк, киләчәктә тагын да тырышыбрак укырга кирәк икән.

Барлык күргәннәремне сөйләү өчен мин тизрәк чын дөньядагы дусларым, классташларым янына ашыктым. Шул вакыт йомшак кына тавыш ишетелде. «Тор инде, балам, мәктәпкә соңга каласың», – диде ул. Күзләремне ачкач, каршымда елмаеп торган әниемне күрдем мин.

Ландыш Хисамиева, Арча районы, Ашытбаш мәктәбе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: