Көмеш кыңгырау

Хәтер яралары

Гаялетдин картның төшенә тагын теге чечен карты керде.

Бу юлы ул авыл кырыендагы тау итәгенә утырган да кычкырып-кычкырып “Ясин” сүрәсен укый. Аның тавышы тауларга, алардагы ташларга бәрелеп яңа авазлар – ниндидер аһәң, моң белән көчле музыка сыман яңгырап тора. Тукта, алдагы төшендә тавышы бу хәтле үк көчле түгел иде бит әле. Нишләп һәр төшкә кергән саен тавышы шулай көчәя соң аның. Коръәнне бит алай көчле тавыш белән укырга ярамый. Аны салмак тавыш белән көйләп кенә укырга кирәк. Әллә аның тавышын таулар шулай көчле итәме соң?

Уйлар, уйлар... Менә ничә еллар буе бу уйлар аның күңеленә тынгылык бирми. Хәер, ничә еллар дип – төгәл вакыты да билгеле бит бу уйлар башлануның. 1944 ел елның 23 феврале иде...

Әйе... Әле дә хәтерли – 23 февраль көне иде. Өстән әкрен генә кар ява. Гаялетдинне үзе кебек үк сугыштан арыган, өшәнгән солдатлар белән кузовын брезент белән томалаган машинага төяп, бер чечен авылына алып килделәр. Машинадан төшкәч тә солдатлар беравык салкыннан куырылып, туңып киттеләр. Тауларда иртән аеруча салкын була шул. Командир солдатларны тезеп, тиз генә бу авылга килүнең максатын аңлатты.

“Һәр йорттан Совет хокүмәтенә каршы булган, немецларга ярдәм иткән сатлыкҗаннарны куып чыгарырга һәм машинага төяп станцияга озатырга! Бер генә контр да авылда калырга тиеш түгел. Каршылык күрсәтүчене, качарга маташучыны кисәтүсез атарга!”

Солдатлар икешәр-икешәр булып авылга таралдылар. Гаялетдин дә бер урыс солдаты белән бер чечен йортына килеп керде. Ап-ак сакаллы чечен карты кулына Коръән китабы тотып “Ясин” сүрәсен укып утыра. Гаялетдин аны күргәч, үзебезнең мөселман кешесе икән, дип уйлады һәм “Әссәламүгаләйкем”, дип эндәшүен сизми дә калды. Урыс солдаты күзенең агы белән генә Гаялетдингә карады да, ачу белән картның кулыннан китапны тартып алды һәм Коръәннең беренче битен ертып тәмәке төрә башлады. Гаялетдин моны күргәч әллә нишләп китте: изге Коръәннең битен ерту түгел, тәһарәтсез тотарга да ярамый! Ул үзе дә сизмичә, теге урыс солдатының кулыннан китапны тартып алып, кире чечен картына сузды. Мондый хәлне көтмәгән урыс җикеренеп китапны тартып алып учактагы утка ташларга торганда урам ягыннан: “Михайлов, на выход!” – дип чакырдылар. Урыс солдаты китапны идәнгә ташлап: “Не смей давать книгу этому предателю!” – дип сүгенә-сүгенә чыгып китте. Гаялетдин Коръәнне күтәреп алып, аны яңадан картка сузды. Чечен карты китапны тотып бер мизгел күкрәгенә кысып торды да, елый-елый үз телендә нидер сөйләп Коръән китабын Гаялетдиннең куенына - шинель эченә тыгарга тотынды. Мөгаен, “Барыбер алып, китапны мыскыл итәрләр, ичмасам, мөселман кешесендә саклансын!” – дип уйлаган булгандыр инде. Ул көнне Гаялетдиннең чәче яртылаш агарды. Чечен халкын ничек итеп кыйный-кыйный машинага төяүләрен, хәлсез карт-корыны урында атып китүләрен күрү, андагы мәхшәр, озак вакытлар аның күз алдыннан китмәде. Ул читкә китеп: “Үзебезнең мөселман халкын ничек мыскыл итәләр бит”, дип чарасызлыктан елады. Җитмәсә, үзе белән килгән солдатлар арасында шактый гына татарлар да бар иде. Мөселманга каршы мөселманны махсус рәвештә куюмы, әллә бу хәл очраклы гына булдымы...

Гаялетдиннең үзе белән кечкенә мендәрчеге бар иде. Китапны шуның эченә текте. Мендәрне бик саклаганга күрә кайсылары: “Әллә синең анда алтынмы?” – диләр иде. Шул Коръән китабы, мөгаен, саклагандыр да аны. Чечнядан соң озакламый аларны Румыниягә алып киттеләр. Алар озак тотмадылар, кире Молдавиягә эшелон белән барганда бер станциядә алар янына бер чегән малае утырды. Барысына да бала тансык (чөнки өйдә һәрберсенең өй тулы бала калган), солдатлар аны ашаттылар, эчерттеләр. Нигәдер шушы чегән малае Гаялетдинне үз итте. Ул пышылдап гел “Аятел Көрси” укып йөри иде. Төнлә йокыга гына киткән иде, Гаялетдинне шул бала уятты: “Уян, әйдә, укы үзеңнең догаңны, тиздән барып җитәсез, батальоннан бары 3 кенә кеше калачак, аның берсе син, чөнки синең баш астыңда изге китабың бар, ул сине саклаячак”, - диде. Чынлап та шулай булып чыкты, берничә сәгатьтән поездны бомбага тоттылар, батальоннан бары 3 кенә кеше исән калды. Чегән малае да үлгән иде... Шушы көнне Гаялетдиннең башында бер генә кара чәч тә калмады. Ул әллә балалар бәхетенә, әллә Коръән китабы саклаганга, шөкер, исән-имин калып туган авылына, гаиләсе янына 1945 елның ноябрь аенда кайтып җитте. Тик шушы чечен карты аның күз алдында. Коръән укыган саен Гаялетдин аның өчен дә дога кыла.

Әле хәзер дә уянып төшен барлап алды да, торып тәһарәт алып иртәнге намазын укыды. Намаздан соң киштәгә ап-ак тастымалга төргән, сугыштан кайткан Коръән китабын алып, теге чечен карты кебек, көйләп “Ясин” сурәсен укырга тотынды...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: