Көмеш кыңгырау

Күңел картинасы

Арча районы Ашытбаш урта мәктәбенең 8нче класс укучысы Азалия Сабитова хикәясе.

Сыйныф эчендә тынлык урнашты. Бая, биш минут элек, кыңгырау шалтыраган тавышка, дәррәү килеп, өелешеп, укучылар ашханәгә чыгып чапканнар иде. Аннан килгән хуш исле, тәмле аш 5 нчеләрнең дәрес башланганнан бирле үк, уйларын чуалтып, борыннарын кытыклый бирде. Һәм менә, нихаять булды ул. Сәгать телләрен карап санап утыра торгач, якыная барды көтелгән очрашулар. Мөгаен, хәзер инде сабакташлар барысы бергә, рәхәтләнеп кайнар аш ашап утыралардыр. Шул гына булган микән аларның уйларында? Берсе генә булса да уку дәверендә башка нәрсә турында хыялланмаган микән? Дәресне бүлдерергә мәҗбүр итүче башка нәрсә булмаган микәнни соң?

Тәрәзә читендәге партада утыручы Ләлә дәрескә исе китмичә, инде күптәннән әллә кайларда, болытларда очып йөри иде. Ул нәрсә турындадыр бераз кайгыра да, тирәнтен уйлана, шул ук вакытта, якты кояш нурларында сабый бала кебек иркәләнеп, тәрәзәдәге чырык-чырык килеп йөргән чыпчыкларга, бүгенге көнгә таң калып, елмаеп утыра иде. Дөресен генә әйткәндә, кызның күңел халәтен аңлавы кыен. Аның кәефе һава торышына да бәйле диеп әйтеп булмый. Сәер ул Ләлә. Нигә икәнен белмим, тик ләкин нәкъ тә бүген, ул башка кеше кебек, әйтерсең лә аны алыштырып куйганнар.Бары тик кызның янәшәсендә утырган Рәхим генә аның башында ниләр чуалып йөргәнен, күңеле түрендә дә аның, сагыш төсләре кергән картиналар күзәллаганын белә кебек иде. Әйе, ул ялгышмаган. Хәзер дә кыз коңгырт күзләре белән нидер күзли, үзенә кирәкле төсләрне сыныф бүлмәсеннән эзли сыман. Зәңгәр, яшел, ал, сары, шәмәхә ...Бу төсләрнең кайсысы Ләлә уйлаган картинага күбрәк туры килер икән? Тынлык... Әле генә кайсысыныңдыр кызыл төстәге ручкасы төшеп ишек ягына тәгәрәп китте. Кызыл... Кызыл... Бу сүзләр ватык магнитофон кебек кызның башында әйләнеп йөрделәр. Озакламый ак биттә зур кызыл роза пәйдә булды. Менә бит, бик күркәм күренә. Шатланырга иртәрәк иде шул әле. Әлеге гүзәллек янында бер-бер артлы кара таплар күренә башлады. Ахырдан алар зураеп явыз бүреләргә әйләнделәр. Менә сиңа мә! Бу матурлык тора-бора безнең күзләребездән төшеп югалды. Розадан бары тик берничә кызыл таҗ гына калды. Күпме газаплар, күпме авырлыклар кичеп, көчле җилләргә бирешмичә исән калып, безнең чәчәгебез, бая явыз бүреләр тырнагына эләгеп көлгә әйләнде. Вәт кызык дөнья бу ичмасам. Ни генә дисәк тә, Ләләнең күңелендә бик тирән үпкә ята иде. Йөрәгендә бүреләргә, бигрәк тә явыз көчләргә рәнҗеше уелып калды аның. Башкалардан саклыйсы, яклыйсы урынга, алар бер гаепсез мескен роза чәчкәсен каты яраладылар, якты дөньдан мәңгегә мәхрүм калдырдылар...

Кинәт бер мәлне кызның парта өстенә җылы кояш нурлары төште. Алар да ниндидер көч биреп торалар, нигәдер өндиләр иде. Бәлки, чәчәккә ничек тә булса ярдәм итеп буладыр? Розаның ярасын төзәтеп булырга тиеш, тик менә Ләлә сабакка дигән яшел карандашын гына эзләп тапса. Эзләнүләр озакка сузылды...

Табылды, нихаять, кызның карандашын классташы Солтан алган булган икән. Күпме генә сорап караса да, дәресләр беткәнчегә кадәр, малай Ләләнең югалткан әйберен кире кайтарып бирмәде.

Шулай итеп, ялгыз чәчкәнең тарихы төгәлләнмәгән килеш калды. Никадәр генә ярдәм итәсе килсә дә кыз булдыра алмады, чарасызлыктан интекте, үзен яңа дусты янында гаепле санады.

Кич. Күк йөзе карангылана башлады. Ләлә инде өй эшләрен эшләп бетереп, букчасын тутырырга кереште.Кирәкле әсбапларын бер җиргә өеп куеп, яхшылап дәфтәрләрен барлап утырганда ул нәрсәгәдер тап булды. Хай, тукта әле, бу мәктәптә кыз эзләгән яшел карандаш түгелме соң? Букчаның ян кесәләреннән килеп чыкты.Димәк, бераз соңрак булса да Солтан аны барыбер кызга кире кайтарган икән. Үзенә калдырмаган бит.

Яхшы, Солтан, болай булгач синдә өмет бар әле.


Арча районы Ашытбаш урта мәктәбенең 8нче класс укучысы Азалия Сабитова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: