Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Каз өмәсе

Ноябрь. Кыш фасылы, мәҗлескә иртәрәк килеп җиткән кунак кебек, инде берничә көн элек табигатькә аяк баскан. Тышта чатнама салкын.

Мин сәгатьне иртәнге җидегә шалтырарга куйдым. Бүген бездә каз өмәсе була.

Алдагы көнне ашыга-ашыга дәресләрне калдырып, классташым белән район үзәгеннән авылга кайтып киттем. Авылга керү белән борынга кара мунча исләре килеп бәрелде. Юлдашым белән бергә:

– Эх, кайтып мунча ягып җибәрергә! – дип хыялланып, ләззәтле минутларны күз алдына китердек.

... Өйдәге тавышка уянып киттем. Сәгать сигез тулган! Үземне тирги-тирги тиз генә киендем дә аш бүлмәсенә чыктым. Әнием, зәңгәр чәчәкле яулыгын бәйләп алган да ашыгып камыр баса. Әни тирәсендә энем кайнаша. Аш бүлмәсе гөрлиячәк бүген!

– Барыгыз әле, теге якта уйнагыз, – дип эндәште әни песи бастырып аяк арасында уралып йөргән энемә.

– Гәрә-әй, әйдә, киттек!

Песие дә акыллы икән. Хуҗасының тавышын ишеткәч, ул үзенең соры койрыгын эт кебек болгап энем артыннан икенче бүлмәгә кереп китте. Ай-һай, ак түшен әфисәр кебек киереп атлап бара бит, малай!

Песигә карап, ишек төбендә утырган әтине күрми дә калганмын. Кинәт калыннардан да калын, ләкин җанга шундый якын тавыш яңгырады:

– Исәнмесез!

Дертләп киттем. Әтием пычак үткерләп утыра иде. Җитмәсә, минем куркып китүемнән көлә бит әле! Гел шулай итеп куркыта. Белеп торам бит инде шулай буласын, ә барыбер куркам.

Капка тавышы ишетелде. Апалар кайтты. Җизнәй белән әти бер почмакта сөйләшә, әниләр, чәй эчә-эчә, икенче почмакта серләшә. Мин өстәл алдына килеп утырдым. Шунда ук яными әби килеп җитте:

– Кызым, бар әле, тиз генә казларны карап кер. Яткан булсалар, безгә эндәш: озакламый чыгарбыз.

Кулымдагы чынаякны өстәлгә куйдым да, башымны күтәреп, әбигә карадым. Ул әйтәсе сүземне мин әйткәнче үк аңлап алды:

– Тотышырга син дә кирәк буласың, әйе, – диде.

Ишек алдына чыктым. Кышкы салкын бит очларын чеметә, җиле күзләрне яшьләтә. Мин казлар торган абзарга кердем. Алар мине күреп, тыныч кына яткан җирдән торып бастылар, берсеннән-берсе уздырып каңгылдаша башладылар. “Миннән нишләп куркалар икән?” – дип уйланып торганда, Каракайны күреп калдым. Казларның куркуына менә нәрсә сәбәпче икән лә!... Курыкмаслык та түгел шул: казлар арасында кап-кара төсле, олы гәүдәле бер нәрсә мыр-мыр килеп йөрсен әле!.. Чынында, Каракай бик кыю, үткер җанвар: бер чит песи кош-кортыбызны тота башлагач, аны ихатадан куып ук чыгарды. Ләкин һәр көнне, сыер сауган вакытта, ул “баскынчы” песи безнең ихатага кабат килеп керә. Каракай үзенә салынган сөтне аңа эчерә, ә үзе янында саклап тора. Алар арасындагы шундый сәер дуслык озак кына дәвам итә инде.

Өй ишеге ачылды. Аннан шау-гөр көлешеп өмәчеләр чыгып килә. Мин тышта йөргән арада күршедә генә торган ике җиңгәм дә кереп җиткән.

Барысы белән дә исәнләшеп, хәлләр сорашкач, казларны тота башладык. Һәрберебез абзарга кереп, әби тотып биргән берсен күтәреп чыкты. Бер кешегә ике каз төште! Чиратлап без аларны җизнәй белән әти янына китереп салдык. Салдык дип, мин салмадым инде, бер казны әнигә, икенчесен күрше Сәлимә апага тоттырып җибәрдем. Ул казларның җан бирүен карап тору әллә ничек.

Өмәнең иң мөһим эшен тәмамлагач, без җыелышып эш бүлмәсенә кердек. Әти инде күптән утыргычлар әзерләп куйган. Юк, безгә утырырга түгел. Йон йолкырга җиңел булсын өчен, казларны шул утыргычларга куябыз без. Бүлмәнең бер почмагында өстәл тора, ә өстәлгә үтүк менеп кунаклаган.

Аларны мин алдагы көнне үк әзерләп куйган идем инде. Зөлфия апа казларны тезеп салганчы, мин су белән сөлге алып килдем.

– Кызлар, эшемне башлыйм. Сез әзерсезме? – дип сорады ул.

Кара-коңгырт чәчләрен яулык астына яшереп, ул беренче казны кулларына алды. Сөлгене суга манчып, казның өстенә җәйде. Кайнар үтүк белән бастырып чыкты. Башта казларның бер ягын, соңрак икенче ягын кыздырды. Кайнап торган суга тыгып пешекләү түгел инде бу. Кул да пешми, йон да бик рәхәт йолкына. Пешекләү эшеннән бушамады Зөлфия апа. Шулай да ул үзенә дә бер каз алып калды һәм озакламый шуны чистартырга тотынды.

Эш бүлмәсендә эш кенә түгел, сүз дә кайнады: “Казларыгыз әйбәт!”, “Йон капчыгын бирегез әле!”, “Каз начар йолкына! Шырпылары күп!”, “Шырпысыз каз булмый!”. Ул гына да түгел, эшкә, өмәгә кагылмаган: “Эш хакын арттыралар икән, әйеме?”, “Беренче пенсиямне балаларга тараттым!”, “Быел улым ОГЭ тапшырырга тиеш, ничекләр бирер инде!..”, “Шул ЕГЭ – ОГЭ дигәннәре безнең дә, балалрның да хәлен ала бит ә?!” һ.б. Эш барган арада, өмәчеләр дөньяны сүтеп-җыеп, барлык мәсьәләләрне дә үзләренчә хәл итеп өлгерделәр!

Казларның йонын йолкыганнан соң аларны тышка алып чыгып киттек. Анда эчләрен юырга җайлы: су җылы, бертуктаусыз агып тора; казларны яткырырга өстәл, табакларны утыртырга скәмияләр бар. Тагы нәрсә кирәк?

Минем дә чыгып киткәнне күреп, энеләрем киенә башлады. Алар күмәкләшеп елга буена тау шуырга төшәргә булдылар. Нинди таудыр инде ул?! Әле яңа гына җир туңып, кар ята башлады. Җитмәсә, яңа гына укудан кайткан Илнар абыйларын да үзләре белән иярткәннәр.

Каз юып йөргәндә урам капкасы әкрен генә ачылып китте. Энем капкадан кергән Хәмдия апаны күреп алып, каршысына йөгерде, артыннан капканы япты. Әбиемнең сеңлесе ул Хәмдия апа.

– И, улым, әле дә син бар. Рәхмәт, рәхмәт! Ничек, укулар барамы? Бөтен хәрефләрне дә язарга өйрәндегезме инде хәзер?

– Әйе, Хәмдия апа! Уже давно же!

– Карагыз әле шушы егеткә! Кайчан татар телендә сөйләшергә өйрәнер икән бу? Урыс теленә кем өйрәтә сине?

– Никто! Я сам!

Энем “икенче әби”се белән сөйләшеп алгач, аңа боз өстеннән үтәргә булышты. Хәмдия апа мине кочаклап аркамнан сөйде, җылы, йомшак куллары белән битемнән сыйпады.

– Әй, кызым, үсеп беткәнсең инде, – дип сөйләнә-сөйләнә Хәмдия апа өйгә кереп китте. Җитмеш яшендә дә иртәле-кичле зарядка эшләп йөргән әбием соңгы вакытта картлыкка бирешә төште шул...

Соңгы кабат салкын су белән чайкатылган казлар берәм-берәм келәт башына кунаклый башладылар. Картәнки, аларга карап:

– Берсе Зөлфияләргә, берсе Гүзәлиягә, өчесе туйга, – дип санарга тотынды.

Көн аяз. Көзге салкын битне чеметсә дә, кояш нурлары һаман күзне чагылдыра. Картәнки күрмәгәндә генә ачылып куелган тәрәзә ярыгыннан тәмле бәлеш белән каз шулпасы исләре борынны кытыклый башлады. Шулчак өй эченнән әнинең әтигә:

– Әнкәй белән балаларны чакыр, ашарга керсеннәр. Соңыннан санарлар казларын, – дигән сүзләре ишетелде.

...Кичен туганнар һәм күршеләр безгә ашка җыела башлады. Әти Хәмдия апаны алып килгәннән соң урамда калган машинасын гаражга кертеп куйды. Җиңгәчәйләр каз элеп йөргән Зөлфия апага: “Киләсе өмә бездә, Аллаһ боерса”, – дип, өйгә кереп киттеләр. Ишек ачылган саен ихатага тәмле икмәк һәм аш исе тарала, ә өйгә кышкы салкын һава керә. Иртәгә кире шәһәргә китәргә кирәк, ә өй мине бәйләп тота сыман, һич кенә дә җибәрәсе килми. “Нәрсә эшләп өйдә ятарга кирәк инде?” – дип сорыйм мин үземнән. Һәм үз-үземә: “Кешеләреннән тора”, – дип җаваплыйм. Җан җылысын биреп торган якын кешеләрдән тора. Апам: “Бүген без бар, иртәгә юк”, – дип кабатларга ярата. Аның сүзләре дөрестер. Һәр нәрсә дә бер генә була бит. Һәр мизгелнең матурлыгын бүген күрмәсәк, тоймасак, кайчан күрербез? Шул уйлар мине авылга, өйгә тартып алып кайтадыр да инде...

Ярый, әлегә уйларымны тәмамларга кирәк, чөнки капка артында: “Озак йөрисең син. Барабызмы инде тау шуарга?”, – дип, миңа карап, биш бала үпкәләп басып тора иде.


Рузанна Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев