Көмеш кыңгырау

Каз бәбкәсен күрәм төшемдә

Карт әбием гомере буена, соӊгы көненә кадәр бертуганы  Мекетәне кайтыр дип көтте. Әбием сөйләгәннәрдән карт әбием байтак еллар бертөрле төш — үз оясына кайта алмый тилмергән каз бәбкәсе күрә.

— Җырак әби, (безнеӊ якта әнинеӊ әнисен ерак әби диләр) бу сәгать төне буе миӊа йокларга бирмәде: йокыга гына китәм, даӊ-доӊ килеп суга башлый. Шулкадәр зур һәм иске сәгатьне нигә саклыйсыӊ соӊ син?- дип сорадым мин әбиемнән...

Ул, сүзсез генә, стенада эленеп торган сәгатькә карады. Әйе, стенадагы бу зур кара  борынгы швейцар сәгатеннән ниндидер бер затлылык, серлелек агыла сыман иде. Аӊа карагач, ирексездән, вакыт агышы, яшәү мәгънәсе һәм мәӊгелек турында уйлана башлыйсыӊ.

- Сәгать — хәтер. Минем әниемнеӊ абыйсы Мекетәнеӊ (Никитаныӊ) истәлеге,— ди әбием авыр сулап. Ул аны әниемә бүләк итеп алып кайткан. Сәгать бүләк итәргә ярамый икән шул… Истәлеккә шул сәгате генә калды….

Шунда үзенеӊ документлар саклана торган чемоданын тартып чыгарып, берәм-берәм фотоларны аралый башлады. Арадан берсен сайлап, алдыма куйды.

- Бу улмы? – дигән соравыма, аныӊ яшел болын төсле күзләре мөлдерәмә яшьләр белән тулды.

- Әйе. Минем әни, синеӊ карт дәү әниеӊ,  абыйсы Мекетәне гомере буе көтте.

Әйе, еллары да нинди булган бит. 1929 елны карт әбиемнеӊ бөтен гаиләсен кулак дип Иркутск якларына куалар. Ата-анасы юл газабын күтәрә алмыйлар, вафат булалар.  Ике туган – Мекетә белән Трофим башта  Бодайбо алтын приискасына алтын юарга куялар.

«Әйе, алар алтын юучылары арасында алдынгылардан саналса да, ул үз оясыннан куылган»,- дип  Анныйныӊ үзәге өзелә.  Шулай шул, ул заманнарда каторжаннар белән хат-хәбәр алышырга да ярамаган. Кешеләр аша гына карт әбием Мекетәнеӊ Магнитогорск төзелешендә эшләвен белә.

 Карт әбием исә, ярлы егеткә ябышып кияүгә чыгып кына, туган якларында кала. Бөек Ватан сугышы алдыннан Трофим качып кына туган авылына кайта, тик аны сизеп алалар: төнлә аулакта суялар.

Анный әбиемнеӊ  җыерчыклы битләреннән эре яшь бөртекләре тәгәрәште.

Бөек Ватан сугышы Анныйныӊ тез астына тагын бер суга. 1941 елныӊ  язында ире Пити (Петр) сугышка китеп, ике ай үтүгә,  хатлары килми башлый. Ярты елдан соӊ гына иреннән хат килеп төшә. Бактыӊ исә, ул контузияләнеп, госпитальдә яткан икән. Ә инде  1942 елныӊ 12 февралендә  Л. И. Каганович имзасы белән Татарстанга Үзәктән боерык килеп ирешә. Әлеге бойрыкта мобилизацияләнгән халыкны Либадан, Шелангар, Суслонгер, Лаеш, Алабуга урманнарына утын кисәргә җибәрергә икәнлеге турында язылган була.  Шушы борык нигезендә 1943 елныӊ  кышында Анный да бер төркем кызлар белән  Суслонгерга урман кисәргә эләгә. Алар анда 4 ай урман кисәләр. Норма үтисеӊ икән, 400 грам опилка кушып пешерелгән ипи бирә торган булганнар.  Суслонгердан кайткач карт әбиемне атлы эшкә куялар. Анный 1943 елныӊ кышында Үтәгәннән 80 км ераклыктагы Алабугадан бер мичкә керосин алып кайтып, аны  Юраш МТСына  тапшыргач, өендә куна. Иртәгесен ун км ераклыктагы Удаловка урман участогыннан райоком өчен утын төяп, кабат 80 км ераклыктагы район үзәгенә бушата да,  Кама  елгасы аръягында урнашкан Бәтке болыныннан  колхоз өчен печән төяргә китә. Печән төяр алдыннан ат кинәт шабыр тиргә бата, карга ятып ауный. Ат үлә. Атны үтердеӊ, дип аӊа 1060 сум түләү ясыйлар. Шушында кабат кулак кызы икәнлеге дә исләренә төшә. Түләр хәле булмагач, идарә подвалына ябалар.  Әбиемне бу афәттән могҗиза гына коткара: Курск дугасынлагы җиӊүдән соӊ НКВдешник мәрхәмәт күрсәтә.

Шулай мең дә бер михнәт белән сугыш үтеп китә. Бер-бер артлы сугыштан ир-атлар да кайта башлый. Бәхеткә каршы, алар арасында Анныйныӊ Питие дә була. Сугыштан соӊ кабат колхозны күтәрәләр, 8 бала табалар. Балалары барысыда үз тормышларын коралар. Кызы Люба белән Акулина КамАЗны күтәрәләр, уллары Николай Алжирда нефть вышкалары урнаштыра, Петр — ЕлАЗ төзелешендә катнаша…

Калганнары Алабуга районы колхозларын күтәрәләр: үз  туган төбәгенеӊ солтаннарына әвереләләр. Тик бертуганы Мекетә турында гына бер хәбәр ишетелми, бары тик стенадагы швейцар сәгате генә минутлар саный. Әмма билгесез: нинди минутларны саный…     

Карт әбием гомере буена, соӊгы көненә кадәр бертуганы  Мекетәне кайтыр дип көтте. Әбием сөйләгәннәрдән карт әбием байтак еллар бертөрле төш — үз оясына кайта алмый тилмергән каз бәбкәсе күрә. Ә кышкы төннәрдә көчле җил яки буран капкага кагылса, кеше бар дип, чыгып карый торган  булган. Карт әбиемнеӊ авылы — Үтәгәнне, перспективасыз авыллар рәтенә кертеп, бөтен халыкны күчерәләр. Ә карт әбием, туганым кайтып нигезне танымас, табышмабыз дип,  авылда берүзе торып кала. Соӊыннан гына балалары үгетләгәч, Алабугага күченә….

Бүген инде мин төшемдә каз  бәбкәсен  күрдем…

 Ялгыз каз бәбкәсе — үз оясын, үз йортын таба алмаган каз бәбкәсе – син бит ул, минем ерак туганым, Мекетә абыем.

Минем карт әбием безнеӊ арада күптәннән юк инде, әмма аныӊ швейцар сәгате  һаман суга. Ул бүгенгене үткәннәр белән тоташтыра. «Туганнар, онытмагыз, онытмагыз…» – дип текели дә текелди.

Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе, 7 нче класс укучысы Саттарова Анна

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: