Кара тавык
Алабугадан Айзат Сәлимов яза.
Мин Алабуга каласында яшим, исемем Айзат. Унынчы мәктәпнең 4нче «А» сыйныфында белем алам. Минем укытучым Гүзәл Низам кызы Хәбибуллина. Ул безне укырга, язарга өйрәтте. Җәй көннәрен әби белән бабай янында авылда үткәрәм.
Бу җәйдә, озак кына утырып, чуар тавык бер чеби чыгарды. Ул чебине мин тәрәзә төбендә үстердем. Көннәр җылыткач, ишек алдына алып чыктым. Күрше мәчесе ашамасын дип гел күзәтеп тордым. Көзгә инде ул зур үсте.
Тавык ялга кайтканымны көтеп кенә тора. Яратып кына кулны чукый. Колагыма якынырак килә дә: “Кайттың мени, бу атнада ничәлеләр алып кайттың?” – дип пышылдый.
Әле тагын серле сүзләр дә өйрәтергә маташа: “Туган телең - татар теле, онытма син аны, яме?..” – ди.
Кара тавык күп итеп йомырка салып куя. Әби миңа йомыркадан тәмле итеп сөтле тәбә пешереп бирә.
Алабуга, 10 нчы урта м әктәпнең 4А сыйныфы укучысы Айзат Сәлимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев