Кар кызы ничек яхшы күңеллегә әйләнгән
Сез Кар кызының элек юмарт та, мәрхәмәтле дә булмаганын беләсезме соң? Ә мин беләм.
Миңа аны Кыш бабай үзе сөйләде. Әйе, әйе, йокларга яткан идем, кырыема утырды да сөйләде.
Кыш бабай балаларга бүләкләр әзерли башлауга, Кар кызы гел аның капчыгын сагалап йөри икән: тәмле-тәмле кәнфит-перәнекләрне урлап ашый, ә уенчыкларны вата торган булган. Чарасызлыктан, Кыш бабай капчыгын төрле җиргә яшереп тә караган, әмма Кар кызы аны бик тиз табып алган. Инде Кыш бабай нишләргә дә белмәгән. Бер бәйрәмгә дә аны үзе белән алмый торган булган.
Чираттагы Яңа ел бәйрәме килеп җиткән. «Инде тагын йөземне кызартыр бу онык», дип борчылган Кыш бабай. Һәм Кар кызы белән ачуланмый гына сөйләшеп карарга булган. Бар сабырлыгын җыйган да:
– Яле, оныкчыгым, кил әле яныма, минем сиңа әйтер сүзләрем бар иде, – дигән.
– Тыңлыйм, бабакаем, – дип елмайган Кар кызы.
– Менә бу капчыкта балаларга бүләкләр, син инде хәзер үстең, тимә зинһар бүләкләргә, – дип капчыкка күрсәткән бабай. Онык берни дәшмәгән, башын аска иеп, нидер мыгырдаган.
Бабай чыгып китү белән, Кар кызы капчыкны бер ачкан, бер япкан. Ахырда түзмичә, тәмле ризыкларын ашаган, ә уенчыкларны ватып бетергән. Акылына килсә, капчыкта берни калмаган ди. Инде нишләргә?! «Бабай кайткач, баштан сыпырмас» дип уйлаган ул. Һәм тиз генә урманга чыгып качарга булган.
Кыш бабай кайтса, ни күрсен: ел да кабатлана торган хәл. Бабай гарьләнгән, оныгының шундый тәртипсез булуы йөрәгенә ук булып кадалган. Аның йөзе, борыны кызарган, чәчләре һәм сакаллары тагы да ныграк агарган. Ул кар бөртекләренә:
– Кар кызын агартыгыз: никадәр явызлыгы бар, шулкадәр өстенә явыгыз! – дигән.
– Тыңлыйбыз, тыңлыйбыз... боерыгың үтәлер, баш өсте... – дип биешкәннәр кар бөртекләре.
Ә Кар кызы бу вакытта урман буйлап йөри икән. Агачлар әнә мамык шәлләрен киеп, серләшеп утыралар. Чыршылар бик горур, аларның күлмәкләре һич алышынмый, һәрчак яшел, тантаналы. Кошчыклар никтер качып беткәннәр, җәнлекләр дә бүген Кар кызына сәлам бирми. Әйтерсең, бар дөнья аңардан качкан, бар җирдә ниндидер шомлы тынлык урнашкан.
Озак та үтмәгән, кинәт көчле җил чыгып, кар кызының тунын йолкый башлаган. Кар бөртекләре очып, Кар кызының керфекләренә, битенә кунаган. Алай да түгел, алар авырттырып бәрелә, гүя камчы белән кыйный башлаганнар. Кар кызына башта кызык булган, ул кар бөртекләренең матур бизәкләрен күзәткән: һәрберсе төгәл, җиңел, нәфис...
– Ай-ай-ай нишлисез сез, ә?! Ник бу кадәр күп явасыз? Ник минем өскә генә төшәсез? – дип эндәшкән Кар кызы кар бөртекләренә.
– Без сине чистартабыз... без сине чистартабыз... – дип пышылдашканнар кар бөртекләре. Кар кызы алардан кача башлаган. Ары чапкан, бире чапкан, ләкин котылу чарасын тапмаган. Инде аякларын көчкә атлап бара башлаган. «Исән-сау котылсам, башкача начарлыклар эшләмәс идем...» дип бик күп вәгъдәләр биргән. Атлаган саен, үзенең барлык тәрбиясез эшләрен исенә төшереп, тәүбәләрен әйткән. Бик арыгач, утырып елый башлаган. Инде эчендә бер начарлыгы да калмагач, кар бөртекләре сызгырыша-сызгырыша очып та киткәннәр.
Кар кызына ничектер рәхәт булып киткән, аның ниндидер яхшылык эшлисе, кемгәдер матур сүзләр әйтәсе килгән ди. Шулчак өенә сукмак та ачылган. Ул сукмак буйлап атлый торган һәм җырлап җибәргән:
Күңелең көлеп торсын,
Кыл яхшылык, изгелек.
Яхшы гамәлләр генә
Юлдаш булсын гомерлек!
Аңа горур чыршылар сәлам биргәннәр, кошлар җырына кушылганнар.
Кар бабай да аны елмаеп, тәмле чәйләр белән каршы алган, ди. Шуннан бирле ул аны үзе белән бәйрәмнәргә дә ала башлаган. Менә шулай. Кар бабай тагын килсә, сезгә дә әйтермен, яме!
Алинә Рәфыйкова, Чаллы шәһәре, 41нче мәктәп, 6Л сыйныфы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев