Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Укучылар иҗаты

Канатлы

«Очасым килә! Күбәләкләр оча, бал кортлары оча, минем дә очасым килә!» Кем анда елый? Бу – Гали исемле кырмыска баласы.

«Аларның канатлары бар! Ә синең юк. Бар йокларга ят, вакыт соң инде», – диде әнисе.

Тик Гали йоклый алмады. Ул канатлар турында гына уйлады. Кемнән дә булса сорарга кирәк дип Гали урамга чыкты. Үзенең юлында беркемне  дә очратмыйча, ул күлгә барып җитте. Анда зур бака утыра иде. Галинең аннан сорыйсы килде, тик ул өлгермәде, бака аның артыннан чапты. Шулай итеп алар кырмыска оясына җиттеләр. Гали ашыгып өенә керде, ә бака зур кырмыска оясыннан куркып, өенә кайтып китте. Галинең әнисе уянган булып чыкты. Ул бу хәлне кырмыскаларның патшабикәләренә сөйләде. Хәзер инде кырмыскалар Галигә җәза уйлап таптылар. Аны патшабикәгә алып килделәр. Патшабикә Галине орышты, ә Гали аны тыңламады, ул бары тик сокланды гына.

«Нигә миңа әни "кырмыскалар канатсыз" диде икән, УЛ бит КАНАТЛЫ!» – дип уйлады Гали.

Ә патшабикә дәвам итте:

 — Син иртәгә бал кортына бал җыярга булышырсың.

 — Ничек, минем бит канатларым юк, - диде Гали.

 — Ә бу хакта борчылма, канатларны мин сиңа бирәчәкмен.

 Кырмыска баласы:"Ярар" – диде дә,  бүлмәсенә ашыкты. Аның күзләре шатлыктан яна иде.

Бүлмәсенә кергәч, әнисе аны ачуланды да йокларга ятарга кушты.

Менә инде иртә дә җитте. Кырмыска баласы Гали шатлыктан үз-үзен белештермичә, патшабикә сараена чапты. Анда аңа канатларны кигерделәр һәм ул бал кортына булышырга очты. Тик бу инде мөһим түгел иде, хәзер инде ул КАНАТЛЫ!

Руслан Логинов, Чаллы шәһәре, 52нче мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев