Калай савыт (булган хәл)
Оренбург өлкәсендә булды бу хәл. Миңа биш-алты яшьләр чамасы. Елларына карап, кибетләрдә әйбер кытлыгы.
Ни өйгә алып корырлык мендәр-чаршаулык юк, ни ел фасылына карап, өс-баш алыштырырга тагын җае булмый . Кечкенә авыл кибетенең мөмкинлеге дә аз гына шул.Тик әти-әниләремне бу туктатмый : яшь, тәвәккәл чаклары , күршебез Сәкинә апа әйтмешли, “акчаны көрәп алалар, малны да мулдан табалар”.
Менә бу юлы да алар, ике гаилә берләшеп, кием-салым алырга дип, зур калага, Орскига хәтле юл тоттылар. Без Сәкинә апабыз белән, өч кыз: апам Фәридә, сеңлебез Ләйлә, һәм уртанчы кыз- мин үзем аларны озатып калдык.Укучы балалар өчен кышкы каникул вакытлары. Өйдә генә торып, сеңелләреңне кара, дип, апаның колагына киртләп куелган. Сәкинә апа да, безгә күз-колак булып, хәл белергә кереп чыккалый. Менә ул мичне ягып томалады, өйләр җылынып китте.
Сәкинә апа чыгып китү белән, өйдә аулак калгач, безнең күңелгә мут уйлар килеп керде бит! Әнинең яшереп куйган конфетларын табыйк! Рәхәтләнеп сыйланырбыз! Дәррәү эзләргә тотындык. Табылмый гына бит! Ә бар икәнен тәгаен беләбез! Ахыр чиктә апам Фәридә мич куенына менеп китте. Анда киштәдә яулыкка төрелгән төргәкне тапты бит! Шатлыктан алгысып китеп, ул мич башыннан мәтәлеп үк төште. Безгә олы апа булса да, яңа тугызын тутырган кечкенә кызчык иде шул ул. “Авырта,” дип елап тормады, тапкан табышын, тигезләп, икешәр-өчәр данә бүлеп тә бирде. Кызыл калай савытта суыра торган конфетлар-монпасье таптык без. Савыт шактый зур - бәхеткә, конфеты да күп иде. Кинәнеп, суырдык, авызларын очлайтып, Ләйлә дә бездән калышмады.
Сеңлебез“ берьюлы күп бирмим”,- дип, апамның савытында калдырган конфетларны да тапкан, аларның да эзенә төшкән. Кечкенәрәк шул, тәмле конфетларга юлыккач, чама хисен югалткандыр. Менә тотынды кичкә Ләйләнең тешләре сызларга! Апам дарулый белми; өйдә дару бармы әле-юкмы, билгесез.
Сеңлебезнең башына яулык бәйләтеп куйдык. “Хәзер бетә”. Бетәме соң!
- Әни, кайт, - дип, Ләйлә сулкылдый ук башлады.
Икенче көнне ул, йокыдан торуга ук, тәрәзә янына барып басты. Кыш бабай тәрәзә пыяласына төрле матур рәсемнәр төшергән. Бер рәссам да кабатлый алмый торган бу искиткеч кар бизәкләрен бераз карап тордык та, тыныбыз белән җылытып, пыяланы кардан-боздан чистарттык. Уч төбе хәтле ачыклык барлыкка килде. Ләйлә белән чиратлашып шуннан урамны күзәтәбез. Салкын кышның гыйнвар айлары. Бу якларда өйләргә койма тотмыйлар. Бөтен җиргә көрт сарган. Әниемнәр кайтасы урамны күпме күзәтсәк тә, берсеннән–берсе биек кар тауларыннан башка нәрсә күренмәде. Анда-санда шул таулардан чана шуучы балалар гына шәйләнә. Ашавын да онытып, сеңлебез көне буена шунда юанды. Эңгер-меңгер җитеп, күз бәйләнгәч кенә, “кайтмадылар”,- дип авыз турсайтып, курчаклары янына китте.
Әнкәйләр ике көн сәфәрдә булдылар. Һәм,ниһаять, алар өйдә! Көр күңел белән кайтып кергән “юлчыларның “ юллары уңган, ике арыш капчыгына тутырып, кирәк- ярак әйберләр алып кайтканнар.
Хәл-әхвәл сорашып, тамак ялгап алганнан соң, әти алып кайткан әйберләрне күрсәтергә ашыкты. Без өч кыз, тезелешеп көтеп торабыз. Менә чыга, менә чыга матур киемнәр капчыктан!
Төргәк-төргәк ситсаларны шунда ук читкәрәк алып куйдылар. “Мендәр-ястык тышы тегәрмен”,-
диде әни. “Чаршаулык сатины бик матур булды”. Көтә торгач, апама ал төстә йон күлмәк килеп чыкты. “ Бусы баш балага, сеңелләрен караган өчен”,-диде әти. Күлмәк озын җиңле, түгәрәк яка уелган.
Апамның соргылт-яшел күзләрендә шатлык очкыннары кабынды. Ике толымын тибрәндереп, ул биеп тә китте. “О-о; класста иң матур күлмәк миндә булачак”.
“Бу зәңгәр күлмәк кемгә?” Әти капчыктан тагын йон күлмәк тартып чыгарды. Күлмәк бик ыспай тегелгән, якасына ак тоткан. “Уртанчы кызыма була! Мәктәпкә укырга да барасы була,- дип, уйлабрак алдык инде”.
Менә Ләйләгә дә өлеш чыкты. Кечкенәрәк булгач, аңа башлык, җылы бумази кофта алганннар.
Билгеле инде, яңа киемнәр шатлыгыннан сеңлебезнең нинди хәлләргә юлыгуы да онытылды. Бераздан әнием Ләйләнең аксыл-сары чәчләрен җыеп, бант бәйләде һәм... көзге каршындагы буш калай савытка юлыкты. Бер савытка, бер безгә карап торгач:
“Менә нишләгәннәр икән болар аулак өйдә! Синнән башка гына булмагандыр”,- дип көлемсерәде ул Фәридә апага төбәлеп. Сорап алсагыз, мин үзем дә каршы килмим бит .”
“- Кибеттән тәм-том алып кайт,- дип эндәште ул икенче көнне эшкә җыенган әтигә. Кызларны конфетсыз тотып булмас.”
Кичен әти арып-талып кайтып керсә дә, шат елмая, аның кулында монпасье конфетлары иде.
Гөлсинә Сафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев