Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кәче кызымын

Арчадан Илгизә Шиһабиева үзе турында К хәрефләреннән генә башланган хикәя язып җибәргән. Бик кызык, укып карагыз әле.

Кайчандыр Кәчедә көнкүрешкә килгәнмен. Кара кашлы, кара күзле, көләч кызмын.
Кечкенәдән каралты-курабызда кишер, кыяр, кәбестәләрне карыйм. Кырыклап китап кертелгән китапханәбездә кайчакта кичләрен китаплар караштырам. Кәрәзле кесә компьютерын күп кулланмыйм. Киләчәктә күзлек киясем килми.

Кайбер көннәрдә клубтагы китапханәгә килеп китәм, кызыклы китаплар карыйм. Кайберләрен күпмедер көнгә куллар куеп, күтәреп кайтып китәм. Китапларны карагач, кире китапханәгә китереп куям.

Кыш көннәрендә карлар көрим, Кар кызыннан күчтәнәчләр көтәм.

Класста – класс командирының киңәшчесе. Калфагымны, кайчакларда концерт күлмәкләре киеп, күп кенә конкурсларда, кичәләрдә катнашам: көйләр көйлим. Күп кеше каршында көй көйләргә кыюлык кирәк. Кыю кешемен. 

Конкурсларда катнашудан кулыма күп кенә кәгазьләр килеп керде. Киләчәктә кубоклар күрәсем килә, кубоклар кызыктыра. 

Көзгә, кышка, Казанга, кычытканга карата кулъязмалардан, кроссвордлардан кечкенә китапчыгымны көнкүрешкә кертәсем килә. «Кычыткан» кулъязмам «Көмеш кыңгырау»да күренгәч, куаныч кичердем.

Киләчәктә «Кулъязмалар куя каләмем» китапчыгым күп кешене кызыксындырыр. Күп калмады, көтик. 

Илгизә Шиһабиева, Арча районы Кәче мәктәбе, 3нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнең татар теле - иң бөек телдер! Нинди күп сүзләр таптың, кыз, мәшәллә! Яңа хикәяң көтәбез!