Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кәбестә һәм помидор

Әмир Фәрхуллинның яңа шигыре.

Җиргә якын үстең син кәбестә,

Сине кортлар ашап йөргәли.

Аркылыга йөреп тишкәли дә

Селкетмисең – чөнки – “Тишсә ни?”

 

Шундый чаклар була, син – кәбестә.

Күңел тора кат-кат яфрактан.

Ә кортлары яшел, я көрәннәр

Күбәләге матур, гел актан.

 

Кәбестәне кат-кат итеп төрә

Сусыл түгел, манмый кызылга.

Җиргә якын, биеккә дә менми

Сабы кыска, якын тамырга.

 

Кәбестәдән биек һәм кечерәк

Аңа килми корт һәм күбәләк,

Күрше чибәр түтәл помидорга

Бакча кызык, бакча түгәрәк.

 

Помидорлар сусыл һәм дә кызыл,

Аңа карап һәркем кызыга.

Алар яхшы үсә, матурлана

Чөнки үсә бары кызуда.

 

Помидорга үсү бик тә җиңел,

Бакчада ул, бәхәссез мажор.

Кәбестәгә кырык тире чыга

Авырлыкка түзә, ул – минор. 

Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Кече Кирмән авылы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев