Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Җитез карлыгач

Безнең сарай эченә Ияләнде карлыгач.

Безнең сарай эченә
Ияләнде карлыгач.
Берничә көн эчендә
Төзеде “оя – агач”.

Берничә көннәр буе
Азык ташыды ире,
Бала тугач, көн буе
Эшләп күп акты тире.

Зурайды балалары:
Чыга оядан сары
Мөләем авызлары,
Үскән пар канатлары.

Беркөнне бай почмактан
Чыгып очты биш бала,
Кинәт бушады оя,
Күңелдә – җилле дала.

Ә! Китмәгән бит алар.
Әнә күктә очалар.
Канатлары бик көчле,
Артта кала каргалар.

Бүген дә оча гаилә,
Күрәм җитез бер төркем,
Куанам я борчылам –
Сокланырлык шул һәркем.

Елкылдык канаты нык,
Чыдам, торырлык икән,
Сәяхәткә барырлык,
Бәхет табылыр микән?

Аларның очасы күп,
Ләкин алар бит бишәү.
Димәк, очу гына чүп,
Кирәк ничек тә яшәү.

Давыллы яңгыр чыккач,
Олы, дәү кошлар кача,
Ә тәвәккәл карлыгач
Яшеннән качмый оча.

Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы Кече Кирмән авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев