Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Иртә яз — яшәүгә өмет

Мин язның кыш белән көрәшүен күзәтергә яратам.

Мин, нишләптер, кышка караганда язны күбрәк яратам, шуңа язны сагынып көтеп алам. Яз − табигатьнең кышкы йокыдан уяну чоры. Башта аның әле кыштан әллә ни аермасы булмый. Салкыннар барыбер әле тиз генә бетми, бигрәк тә төннәрен. Ләкин мин язның кыш белән көрәшүен күзәтергә яратам.

Көндезләрен кояш барыбер үзенекен итә, җылыта башлый. Үтеп бара торган кыш күп итеп кар яудырды һәм көннәрне яңадан салкынайтырга көче калмаган дип өметләнәм. Кояш җылырак яктыру белән,түбәләрдән туктаусыз тамчылар тама башлар. Урамнар салкынча, әмма яз һавасы белән тулыр. Чыпчыклар һәм песнәкләр дә күңеллерәк чыркылдаша башлыйлар. Әлбәттә, чыпчыклар сайравын мин февраль урталарыннан ук күзәтәм инде. Менә бу матур мизгелләр өчен мин иртә язны яратам һәм көтеп калам.

Рүзәл Шәмсевәлиев — Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев