Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Җир шарының иң ямьле урыны - минем туган ягым

Мин җир шарының иң-иң ямьле урынында яшим, шуңа күрә туган җиремне бик яратам.

Минем туган ягым –Татарстан Республикасы. Мин Татарстанның иң матур җирендә – Яр Чаллы шәһәрендә яшим. Яраткан шәһәрем Чулман елгасы буенда урнашкан. Туган ягым табигате күңелемә ятышлы. Табигатьнең җәйге вакытын бер сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Бөтен җирдә күбәләкләр оча, кошлар сайрый, кызарып җиләк-җимешләр пешә, чәчәкләр ата. Аларның ниндиләре генә юк:кызыллары, зәңгәрләре, ап-аклары, сарылары...Кошларның сайравы, әйтерсең, моңлы көй кебек. Ә күбәләкләрнең канатларындагы рәсемнәрне күрсәң, шаккатырсың. Җиләк-җимешләрнең тәме генә ни тора... Әйтеп бетергесез тәмле һәм татлы.

Шундый бай җәйдән соң мул көз җитә. Агачлар алтынга киенә, җир өсте сап-сары хәтфә белән каплана. Менә шул вакытта кешеләр үзләре үстергән уңышларын җыя башлыйлар. Көзге урманга керсәң, аның матурлыгына кызыгырсың. Шуның хәтле төс байлыгын беркая да күрә алмассың.

Алтын көздән соң ап-ак кыш җитә. Ул үзенең килүен карлы бураннар белән белгертә, җир өстен ап-ак ашъяулык белән каплый. Шул вакытка инде агачларда үзләренең көзге күлмәкләрен салган булалар. Кыш аларны ак бәскә киендерә. Кызганычка каршы, кышын кояш җылытмый, җиләкләр дә пешми, кошлар да сайрамый. Алай да, кышның яхшы яклары да бар. Кыш көнендә туйганчы чанада, чаңгыда, тимераякта шуып була. Әгәр дә инде чаңгыда урманга китсәң, син дөньяда иң бәхетле кеше булырсың. Тынлык... Карда шуа торган чаңгы тавышы гына ишетелә. Шул минутларда шундый рәхәт булып китә. Шулай күңел ачканда кышның узып китүен сизми дә каласың.

Яз җиткәч, карлар эри, челтерәп- челтерәп гөрләвекләр ага башлый. Табигать кышкы йокыдан уяна. Көздән җылы якларга киткән сандугачлар, тургайлар, сыерчыклар, карлыгачлар кайталар. Ә иң беренчеләре булып, кара каргалар килеп җитәләр. Кара каргалар кайтса- яз җитткән дигән сүз. Яз көнендә агачлар яңадан яшел күлмәкләрен кияләр, матураеп китәләр.

Нинди генә туган илем табигате күркәм булмасын, кешеләр аны җәлләмичә зур зыян китерәләр. Табигатьне бер дә сакламыйлар. Ә бит табигать булмаса, без дә булмас идек бит. Әйдәгез, дуслар, аны саклыйк, бер дә аны кыерсытмыйк. Табигать шундый матур булып калсын, һәрвакыт безнең күңелебезне шатландырып торсын. Мин җир шарының иң-иң ямьле урынында яшим, шуңа күрә туган җиремне бик яратам.


Гөлназ Хафизова, Чаллы шәһәре,  46 нчы «Каен җиләге» балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев