Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Җиңүгә өлеш

Җиңүне якынайтырга үз өлешемне керттем...

Язгы каникулда мин
Әбидә кунак булдым.
Илгизә әбиемә
Мал карарга булыштым.
Күзкәй авылы апалары
Бик тә уңганнар икән!
Мәдәният йортына
Һәр көн киләләр иртән.
Сугышчылар өчен алар
Сетка бәйлиләр анда.
Окоп шәмнәре ясыйлар
Калай банкаларда.
Мин дә аларга булыштым,
Яңа һөнәр өйрәндем.
Җиңүне якынайтырга 
Үз өлешемне керттем.

Чаллыдагы 42 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучысы Нуруллин Самат. «Тылсымлы каләм» түгәрәге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев