Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Insta-әби

Балтач районы Карадуган гимназиясеннән хәбәрчебез Рәйсә Абдуллинаның «Хи-хи хикәя» бәйгесенә килгән шаян хикәясе.

Гөлмәрьям карчыкның иртәдән үк кәефе начар иде... Йөрәк ягы да сулык-сулык килә, яраткан сыеры Акбаш та кичә көтүдән  кайтмады, әле җитмәсә, 18 яшьлек оныгы Дилә дә гел ачуын китереп йөри.  Бер авыз сүз дә татарча белми чукынчык! “Привет, Бабуля”, – дип авызын ерып тик тора. Аннан соң, "Бабулечка, я на дискотеку", - дип көязләнә, бизәнә, көзге каршында бөтерелә-бөтерелә дә чыгып та китә.
Каз мае салып бәлеш пешерде әби, каймак та оетты. Ә оныгы... Вәт юләр кызый! “Бабулечка, я жирное не люблю”, – дип борынын җыерды да әллә нинди бака ботлары, затлы салатлар чыгарып керт-керт кимерергә тотынды. Аһ, бу оятсызны!  

Бик гарьләнде Гөлмәрьям, күзләренә яшь тулды, тамагына төер утырды аның. Әле җитмәсә Дилә чәчләрен  яулык белән каплау түгел, хәтта пөхтә итеп үреп тә куймый, кып-кыска итәген, "майка" дип аталган чүпрәк кисәген кия, җитмәсә, ирененә "бәлзәм" сөртә, аннан соң, канәгать йөз белән: "Бабуль, я же красивая", – дип сырпаланган да була. Юк, бозып бетергәннәр баланы. Кәефе тәмам кырылды Гөлмәрьямнең. Бигрәкләр дә башсыз булып үсеп килә оныгы.
Шундый уйларга бирелеп утырганда, ишек киң итеп ачылып китте, аннан "дискәтүк"тә кызып-кызып биеп арган  Дилә кайтып керде. Кәефе яхшы, ләкин аңа әбисенең, кара көйгән йөз белән нидер мыгырдап утыруы ошамады, Диләнең бүген бар кешене дә шат итеп күрәсе килә иде.
– Бабулечка, – диде ул, әбисенә песи төсле сырпалана-сырпалана, – а давай тебя зарегистрируем на платформе Instagram? Там так прикооольно сейчас! – диде кыз, мәкерле елмаеп.
– Нәмә? Нинди интамран тагын? Нинди тузган язмаганны сөйлисең тагын, син, кызый, – диде әби, исе китмичә генә.
– Все сейчас там! Твои подружки, (әбинең аңламаганны күреп) ну ахиратки, как ты говоришь. Гульджамал, Сарварбану, все там сидят, А ты "тёмная". Все "балиш", да "каймак", – диде Дилә, ачуланган булып. 
Гөлмәрьям әби дулкынлана башлады. Нинди зәхмәт соң бу? “Ригистәрция"ләнмичә дә булмас, ахирәтләре арасында көлкегә калуы бар ләбаса! Ул, әзрәк уйлангач: "Ярар, кызым Дилә, белгәнеңне эшлә ", – диде тонык тавыш белән. Дилә, хәйләкәр елмаеп, айфонын чыгарды, тиз-тиз кнопкаларга баскалады да: “Так, ты же 1954 года".
– Әем, әем.
– Какой  статус тебе установить? Ну "матур предложение " скажи бабуля, – диде Дилә, эшлекле кыяфәт белән.
– Әй, балам... "Бәлеш тәмле пешерәм" дип яз инде, – диде Гөлмәрьям әби күзлеген сөртеп.
– Нет! - диде иренен турсайтып кыз, – опять  со своим  "балиш"ом лезешь! Ооо! Идея! Напишем так: «Самая очаровательная девушка. О себе: умею покорять и очаровывать во всех уголках мира». Класс, правда? – диде ул елмаеп.
Аннан соң, әби "фотосессия"дә сәгать ярым азапланды. Әллә курыкканга, әллә камера сыйфатсыз иде шунда: фотолар  берсеннән-берсе ямьсез, уңышсыз килеп чыгы тордылар. Әби дулкынлана башлады:
– Балам, әллә теге "майка" ны киимме соң? Иренгә сылый торган "бәлзәм"не дә биреп торсаң, – диде ул каушабрак.
Дилә, җиңүче кыяфәте белән әбисен бизәндерде, буяды, хәтта үзенең көмеш муенсасын да киертте. Аннан соң, "черт" тә "черт" итеп фотога төшергәч, әбинең фотосын профильгә куйды, исемен "Гуля-Красотуля" дип язды. Аннан соң, арган кыяфәттә диванга ауды.
Гөлмәрьям әби, оялып кына оныгының ботына төртте. 
– Бабуль, ну дай поспать, – диде  йокымсыраган кыз.
– Ни, кызым ... Югары оч Галимҗанга "зәяфкә " җибәреп буламы? – диде ул, яшь кызларча читенсенеп. Әйе, ак сакаллы, чандыр, зәңгәр күзле картка күптәннән күз аткан иде Гөлмәрьям! Ошый иде шул ул аңа, ошый иде...
Дилә, йокысын онытып, тиз-тиз айфонына баскалады да: "Все", – диде көлемсерәп.
Сәгать ярымнан Гөлмәрьям карчыкка Галимҗан бабайдан "Очаровательная мадмуазель, можно с вами познакомиться" дигән SMS килде.
Әбикәй, исле сабын белән битен юды, өрфия шәлен япты, кызылга ак борчаклар тегелгән күлмәген киде, дулкынланып, тәрәз төбенә утырды.
Ә Дилә, хәйләкәр елмаеп, аны күзәтә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев