Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

«Инопланетян» Гали абый

Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Салават Бәдретдиновның «Хи-хи хикәя» бәйгесенә килгән шаян хикәясе.

 Күке авылында урманчы Гали абый яши. Дөресрәк әйтсәк, ул авылда түгел, ә авыл кырыенда үскән урман эчендәге өйдә тора. Авыл халкы аның турында бик аз белә.

 Гали абыйга чама белән  40-45 яшь, хатыны, балалары юк, бик ерак шәһәрдән монда тынычлык эзләп килгән дә яшәргә калган.

 Үзеннән берәр нәрсә сорасаң,  төрле кешегә төрлечә җавап бирә. Мәсәлән, берьюлы мин малайлар белән  урманга уйнарга мендем. Шунда Гали абыйның хәлен белеп чыгыйк дип, аның өенә кердек. Сөйләшеп киттек һәм мин бер сорау бирдем:

- Гали абый, син безнең авылга ничек килеп эләктең?

Ул көлеп җибәрде:

-Мине монда Владимир Ильич Ленин үзе җибәрде. Миңа бу урманнарны төрле хулиганнардан сакларга кушты, - диде дә шкафтан фото алды.

Анда Гали абый үзен Ленин кырыена ябыштырып куйган. Бөтен малайлар шундук эчләрен тотып көлә башладылар. Ул да елмаеп куйды.

Икенче көнне әни мине кибеткә җибәрде. Анда бик озын чират иде. Минем каршымда Гали абый басып торганны күргәч, аның белән сөйләшә башладым һәм аңа кабат шул ук сорауны бирергә уйладым:

-Гали абый, син безнең авылга ничек килеп эләктең?

Ул әзрәк уйлап торды да:

Мине монда инопланетяннар калдырды. Тәлинкәдә бүтән урын юк, син калып тор инде, тиздән килеп алырбыз, диделәр дә очып киттеләр. Менә ничәнче ел инде шуларны көтәм, - диде. Чиратта моны ишеткән барча халык көлеп алды. Менә шундый кызык кеше ул Гали абый.

Беркөнне урамда дуслар белән уйнаганда, күрше урамда яшәүче Шамил безнең янга йөгереп килде дә:

-Тау астында Гали абый Шүрәле күргәнен сөйли, тизрәк чаптык, - диде.

 Без анын артыннан киттек. Без барып җиткәндә, авылда булган барлык бала-чага анда җыелган иде инде. Бөтенесе дә тезелешеп утырган һәм бер тын да чыгармыйча тыңлыйлар. Гали абый:

-Менә төн уртасында өй кырыенда нәрсәдер йөргән тавышка уянып киттем. Берәр хайван азык исен сизеп килгәндер дидем дә  кире борылып яттым. 5 минут йөрде, 10 минут йөрде, 15 минут йөрде, һаман китми. Нәрсә булыр икән диеп тәрәзәдән карадым. Ай яктысында кешегә охшаган әйбер күренде. Әллә берәрсе адашып калган инде диеп тышка чыгып аның белән сөйләшмәкче булдым. Чыктым, тегеңә якынрак барып карасам, ике күзем йодрык хәтле булды. Нәкъ Габдулла Тукай язган кебек:

Борыны кәп-кәкре — бөгелгәндер тәмам кармак кеби;
Төз түгел куллар, аяклар да — ботак-тармак кеби.
Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,

Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре.
Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;
Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе.

Мине күрүе булды , шундук өстемә сикерде. Мин дә карап тормадым, сугыша башладым. Менә мөгезен сындырып алдым, - диде дә кесәсеннән ниндидер озынча әйбер чыгарды. Мин аның агачтан ясалган икәнлеген шундук күреп алдым, шуңа ышанмадым, ә калганнар ышанды, ахры.

Гали абый сөйләп бетергәч, без таралышмадык, ә Шүрәлене ничек тотарга икән, дип план кора башладык. Бер атна буе уйладык планны, бөтен нечкәлекләрен карап бетердек. План мондый: төнлә урманга менеп, парларга бүленәбез. Һәр парда бер җәймә. Әгәр берәр пар Шүрәлене күрсә, йөгереп килеп аның өстенә җәймәсен атарга тиеш, калганнар да килеп җәймә белән тотарга тиеш. Бөтен җәймәләр дә Шүрәле өстендә булгач, аны Гали абыйның өе кырыендагы чокырга атабыз һәм икенче көнне авылда Герой исемен алабыз.

Төн җитте. План буенча без инде җыелып бетәргә тиеш идек, тик кайбер малайлар чыкмады. Куркаклар! Без 4 дус урманга мендек, Гали абыйның өе кырыенда Шүрәлене аулый башладык. Берзаман урман ягыннан "шарт" иткән тавыш ишетелде. Әйбәтләп карасам, кешегә охшаган бер нәрсә килә. Кырыемда басып торган Равилгә ымладым да тегеңә каршы йөгерә башладык. Безнең арттан калганнар да чапты. Бөтен җәймәләрне аткач, аны чокырга төшерә башладык, ә ул каршы тора, акыра, чиный. Көч-хәл белән без аны чокырга төшердек һәм Гали абыйны чакыра башладык, ә аның өе бикле. Авылда берәрсендә куна калгандыр дидек тә өйләргә таралыштык.

Икенче көнне дуслар җыелыштык та тизрәк төнлә тоткан Шүрәлене карарга чаптык. Барып җиткәч, чокырга карасак, төптә Гали абый йоклый. Без аны уятырга теләп:

- Гали абый, нишләп монда йоклап ятасың? - дип сорадык.

Ул уянды да безгә бик зур курку белән сөйли башлады:

-Мин төнлә йоклый алмыйча яткан идем, бер урман әйләнеп кергәч йокы килер, дип чыгып киттем. Кире кайтып килә идем, өй янына кадәр җиткәч, өстемә әллә җеннәр, әллә шүрәлеләр сикерде дә мине бу чокырга төшерделәр.

Без шундук  төнлә бернинди дә Шүрәле тугел , ә Гали абыйны тотканны аңладык. Без аңа барсын да аңлаттык, чыгарга булыштык. Ул безне бик каты ачуланды, гомердә дә ишетмәгән сүзләр әйтте.

Менә шундый кызык вакыйга булды безнең авылда. Әгәр кешегә сөйләсәң, ышанмаска да мөмкин, тик шуңа да карамастан, бу булган хәл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев