Иң кызык кош
Моңнарында ишетелә Башка кошлар сайравы, Авыл бушка концерт тыңлый, Сокландыргыч җырлавы.
Иң кызык кош
Яз көне җәй тавышларын
Алып кайта җырчы кош.
Үзе ишеткән һәр моңын
Бизәп сөйли, тормый буш.
Моңнарында ишетелә
Башка кошлар сайравы,
Авыл бушка концерт тыңлый,
Сокландыргыч җырлавы.
Аның җырында сизелә
Кара карга зарлары,
Бала кычкырып елый күк
Я кыңгырау чыңнары.
Сыер көтүе чыккан күк?
Я көтүче сызгыра?
Әллә сабантуй барамы?
Ул кош барсын булдыра.
Ул кош сайрарга тотынса,
Төрле авазлар туа,
Танып кына өлгерәсең,
Яңа чыгышын куя.
Язгы сәхнәдә җырчы кош,
Чемри кара йолдызчык.
Җәйнең бар тавышын бирә.
Ул оста кош – сыерчык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев