Иң кадерле кешем
Минем әнием Изилә исемле. Ул Аккүз авылында туган һәм шушында гомер кичерә.
Әни — җирдә иң газиз, иң якын кеше. Ул үзенең йөрәк астында ничә айлар буе яшәткән, тудырган, күкрәк сөте белән туйдырган. Төн йокылары йокламыйча тәрбияләгән. Беренче елмаю, беренче сүз әйтүләр, беренче теш чыгулар да әнидән башка кеше күрми дә, ишетми дә.
Без үзебезнең тормышыбызны әниләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз.
Һәр кемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше. Миңа да үз әнием бик кадерле. Минем әнием Изилә исемле. Ул Аккүз авылында туган һәм шушында гомер кичерә. Апам белән миңа гомер биргән. Әнием минем бик тыныч, сабыр һәм уңган кеше. Аның тәмледән-тәмле ризыклары белән һәр көн тукланам. Үзебезнең авылның фермасында сыерлар сава. Эшен бик ярата, күңелен биреп эшли. Мин әниемә һәм барлык кешеләргә дә сәламәтлек телим. Дөньялар тыныч булсын.
Әни — нинди матур, нинди үзенчәлекле сүз. Өч кенә хәреф булса да үзе бик мәгънәле сүз бу – Ә-Н-И.
Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Шакиров Искәндәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев