Көмеш кыңгырау

Илһам кич белән килә...

Язгы кояшлы иртә... Мин, будильник тавышына уянып, киерелеп алам да, якты кояш нурлары бәреп кергән тәрәзә каршына килеп  уйга калам.

Әле йокыдан уянып бетмәгән кеше өчен язгы табигать бигрәк тә матур булып күренә, шуңа күрә мин иртәннән, барсын да онытып, тирә-юньгә сокланып торырга яратам. Ун минутлар үткәч,  мәктәпкә соңгы калганымны аңлыйм... Аннары ашык-пошык тешне чистартырга һәм кабалана-кабалана киенергә туры килә. Минемчә, һәркемнең иң көтеп алганы – иртәнге аш. Шуннан соң кәеф тә күтәрелеп китә, мәктәпкә бару факты да бик күңелсез булмый башлый.

Яңа ботинкаларны киеп, колакка татарча дәртле музыка ишеттереп торучы наушникларны тыгып, мин мәктәпкә юл тотам. Барганда саф һава сулап, кошларны күзәтеп барам. Уку йортында үткәргән вакытым турында сөйләргә кирәк дип санамыйм: мәктәптәге вакыт, чын-чынлап, «байбак көннәр»е («День сурка» фильмын (12+) искә төшерегез!) кебек үтә, дәресләр генә үзгәреп тора.

Арып-талып кайткач, мин йомшак кроватька авам да йокыга талам. Бу инде традицияга әйләнде. Эшне дә тиешенчә ял иткәч кенә башларга кирәк – менә дигән киңәш! Аннары инде бераз күңелсез – өй эшләрен әзерләү, бүлмә җыештыру... Шунысы гына ләззәт бирә: әнием белән кичке аш пешерү. Бу дөньяда әнинең ризыкларыннан тәмлерәк ризык юктыр, ә үзең дә булышсаң, әлеге ризык тагын да тәмле булып тоела.

Башкаларның ничек икәнен белмим, әмма минем иҗат итәргә илһам кич кенә килә; тыныч күңел белән берәр нинди хикәя язарга утырам. Язып бетергәч кенә, тирән төндә йокларга ятам. Шунысы сөендерә: бу көннәрдә беркая да ашыгырга кирәкми. Хәзер һәр укучы тыныч күңел белән йокыга ята – язгы каникуллар бит! Рәхәтләнеп, киләсе ял көннәре турында уйлап, йокыга талырга ярый.

Менә шулай үтә минем көннәрем: үзе кабатланып килгән сәгатьләргә охшый, үзенең һәрберсендә бер «йөземе» бар.


Азалия САЛИХОВА, Әгерҗе районы, Кадыбаш мәктәбе, 8нче сыйныф.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: