Көмеш кыңгырау

Җил чәчәге

Ачык тәрәзәдән кереп тулган шомырт исләре борынны кытыклый, ягымлы кояш нурлары, йөзләргә төшеп, күзне чагылдыра - бер дә йокыдан торасы килми.

Өйдә утырабыз бит, урында озаграк иркәләнеп ятсаң да ярый. Бүген көн тагын да яктырыбрак киткән кебек, тик җиле генә көчлерәк. Бу инде җылы җил!

Тәрәзәгә күз төшерсәм, шаккаттым: күктәге кояш үзенең сап-сары бәбиләрен җиргә сипкән икән ич! Бар җирдән җил чәчәкләре керфекләрен сирпеп тора. Ул керфекләр шундый куе, озыннар! Урамга йөгереп чыгып, сап-сары чәчкәләрдән тәкыя үрәсем килеп китте. Язның беренче чәчәкләреннән үргән тәкыя һәркемгә килешә. Җил чәчәген өзсәң, җил чыга дигән сүзләргә карап торасы юк. Кемдер иртүк җитешкән, шуңа күрә дә исә инде ул. Иң матур чәчәкләрдән үргән сары тәкыяне киеп тә куйдым. Тузганак түгел лә, җил чәчәгеннән ул.

Тузганак никадәр әрсез булса да, иген кырларында, басуларда күренми. Бу изге җирләргә барып ятарга намусы кушмыйдыр. Без чүп үләне санап, бакчалардан тамыры-ние белән өзеп ташлаганда, аның нинди файдалы үсемлек икәнен уйлап та карамыйбыз. Чәчәкләреннән бал, яфракларыннан витаминлы салат ясарга мөмкин, тамырыннан ясалган төнәтмә бик күп авыруларга дәва була ала икән.

Яз ахыры, җәй башында бик күп файдалы үләннәр җыеп киптерергә мөмкин. Дарусыз да табигать кешегә үз шифасын бирә. Аяк астында үскән, без чүпкә санаган үләннәрнең файдасын бары тик белеп кулланырга гына кирәк!

Әмирова Роза, 41нче мәктәпнең “Безнең кызлар” түгәрәге укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: