Ихласлык микстурасы
Йоклар алдыннан кырмыскалар җыелыш үткәрәләр. Җыелышта икенче көннең планнарын вә йөкләмәләрен аңлаталар.
Кояш урман артына әкрен генә төште. Күп кенә мәшәкатьләр белән үткән көн азагына якынлашты.
Кырмыскалар иләүләренә (өйләренә, ояларына мәгънәсендә) ашыгалар иде. Кырмыскаларда бит катгый: вакытында килеп өлгермәсәң, тышта йокларга туры килергә мөмкин. Кырмыскалар – бердәм халык. Гел бергә, гел бер-берсенә ярдәм итәләр.
Менә кояш та батты. Иләвенен соңғы ишекләре таңга кадәр ябылды. Йоклар алдыннан кырмыскалар җыелыш үткәрәләр. Җыелышта икенче көннең планнарын вә йөкләмәләрен аңлаталар.
– Разведка командасы дәү татлы басу күреп калды. Иртәнгелеккә йөкләмә – шул басудан шикәр җыярга, – дип доклад белән разведканын башлыгы чыгыш ясады.
Җыелыш бетте. Кырмыскалар йокы бүлмәләренә таралдылар. «Кызык итәм шул татлы басуны, нинди икән ул?» – дип уйлады кечкенә кырмыска вә түземсезлек белән таң атуын көтә башлады. Ул татлы басу хакында уйлый да уйлый, чөнки ул башка кырмыскалар кебек тәмле нәстәләрне бик ярата иде.
Кинәт кечкенә кырмыска алдында кызыл җиләкле алан барлыкка килде, ә җиләкләр урынына – әтәч кәнфитләр. Аланда агачлар үсеп утыралар икән, ә агачларда кәнфитләр эленеп торалар. Күктә болытлар кебек ванильле зефирлар йөзеп баралар. Кырмыска үз күзләренә ышанмый торды. «Шулмы теге татлы басу? Бу бит дәү татлы урман, ә менә шоколад елгасы!» – шатланды кырмыска. Җиләкле әтәч кәнфитләрне өзеп ашап йөри башлады ул. Бөтен нәрсә шул тиклем тәмле, татлы, ди.
Кырмыска бер агач янына килеп җитте. Шул агачта әллә нинди сәер кара кәнфитләр эленеп тора икән. Кырмыска аларны ашап карады. Тагын ашап карыйсы килде, аннары тагын да ашады. Кинәт дуслары исенә килеп төште: «Кайда икән минем дусларым? Бу тәмлекәчләрне ашарлар иде... Ярый, нәрсәгә аларга! Бөтенесен ашап бетерерләр дә, миңа калмас! Мин бер үзем ашап бетерәм! Әйе, әйе...» Бу агач – саранлык агачы икән. Кем шул агачның кәнфитләрен ашый, шунда ук бигрәк куркыныч саранлык чире белән авырып китә икән. Каян белсен соң кырмыска... Аның янына берничә бөҗәк кәнфит сорап йөгереп килделәр. Ләкин кырмыска аларга: «Юк! Бирмим кәнфит! Минеке!» – дип кычкырып кына җибәрде. Яныннан очып барган табиб-энә карагы кырмысканын ямьсез кыланганын күреп, аның авырып киткәнен аңлады. Һәм кырмысканы тотып алып, үзенен хастаханәсенә алып та китте. «Кайда мине килтердегез! Кәнфит ашасым килә!» – дип кычкырды кечкенә кырмыска. Аңа энә карагы ипле генә аңлатты: «Син саранлык агачының кәнфитләрен ашагансың, шуңа күрә куркыныч саранлык чире белән чирләп киткәнсең. Мин сине хастаханәга китердем. Менә ихласлык микстурасы. Син аны эчергә тиешсең». Кырмыска бер кашык микстураны капты да: «Бу бит ачы!» – дип кычкырды. «Әйе, саранлык белән чирләгәндә ул ачы була. Савыккач, шул микстура тәмле булып тоелачак», – дип аңлатты энә карагы.
Шулай итеп кырмыска көн саен ихласлык микстурасын эчә башлады. Бер көнне кырмыска аның тәме үзгәргәнен сизде. Тәмле булып китте аңа. Энә карагы кырмыскага әтәч кәнфитләр биреп, бөҗәкләргә таратырга кушты. Кырмыска кәнфитләрне тараткан вакытта шатлык тойды. Димәк, саранлыгы беткән! «Менә шулай итеп саранлык ихласлык белән давалана!», - диде табип энә карагы. Кырмыска рәхмәтләр әйтеп... уянып та китте. Күзләрен ачса, төш күреп ята икән. Тик үзенә бик мөһим бер дәрес алды кырмыска: саранлык – ул бик куркыныч чир икән. Шул чир белән авырып китмәс өчен гел ихлас булырга кирәк икән.
– Торыгыз! Татлы басуга барабыз! Шикәр чөгендеренә барабыз! – дип боерды кырмыскалар башлыгы.
Айгөл Гыйляҗетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев