Көмеш кыңгырау

Ике гашыйк арасында өченче кеше артык

Түгәрәк аланда булган хәлләр ике гашыйк арасында өченче кеше артык булуын раслый.

Түм-түгәрәк ай үзенең үтә сизгер нурлары белән аланны күзәтә. Алан зур булмаса да, бик күркәм иде. Әйтерсең, аны алдан уйлап, тирә-якка агачларны түгәрәк ясарлык итеп утыртканнар. Әлеге аланда көн дими, төн дими чәчәкләр һуш исләрен бөрки, кошлар иң моңлы җырларын сузалар. Шунлыктан, бу аланга яшь йөрәкләр еш йөри. Биредә алар мәхәббәтләрен аңлаталар, вәгъдәләр бирешәләр. Халык телендә аланны «Түгәрәк» дип йөртәләр. «Түгәрәккә төш!», «Түгәрәктә күрешик» дип сөйләшәләр.

 Айның нурлары ике яшь йөрәккә төбәлде. Кап-кара чәчле, зәңгәр күзле егет белән көрән чәчле, кап-кара күзле сылу кыз янәшә ашыкмый гына атлыйлар. Кара син аларны, әй! Вакыт та, караңгылык та аларны һич борчымый. Хәер, ай аларга яктылыгын жәлләми ич! Алар хәтфә чирәмгә утырдылар да серләшә башладылар.

Җил аларның ни сөйләшкәннәрен белештерәсе килеп, колакларыннан, чәчләреннән сыпырып карады. Ай да аланның кунакларына якынрак килде. Әмма яшьләр сер бирмәделәр. Бу гашыйкларның ни хакында гапләшкәннәрен тик түгәрәк алан гына сизенде. Ник дисәң, гасырлар буена кабатланган мәхәббәт тулы күзләр, назлы караш, татлы сүзләр...

Кинәт егетнең кулында нидер ялтырады. Ай нурларын ныграк яктыртты, янәсе кыз күреп алсын. Күрмиме соң инде?

– Ай-ай нинди матур йөзек! – дип пышылдады ул.

Егет шунда:

– Бу йөзек сиңа, – дип назлы караш ташлады. Шул вакытта кинәт җил дә тынды, кошлар да сулыш алмый торды, хәтта ай да дулкынланды.

Тик түгәрәк аланда кинәт өченче кеше пәйдә булды. Җирән чәчле, бүренеке сыман усал карашлы егет яшь йөрәкләрнең араларына кереп басты да, кызны үзе белән алып китмәкче булып, тарткалаша башлады.

– Бу ни хәл?! – дип аптырады алан. Җил дә сызыгырып узды. Айның да ачуы кабарды. Ул болытларны дәшеп китерде дә, искәрмәстән күк күкри башлады, яшен үзенең камчысы белән җирән чәчле егетне кисәтте. Күктән чиләкләп-чиләкләп яңгыр коя башлады. Яшьләр инде нишлик дигәндәй, җитәкләшеп чаптылар. Әмма җирән дә артларыннан калышмый, үкчәләренә басып ук килә. Шулчак кыз туктап калды һәм:

– Йөрмә минем артымнан! Мин сине яратмыйм! – дип кычкырды. Шулчак бар да туктап калды: яшьләр, яңгыр, җил... Ай да күрми калмыйм дигәндәй, болытлар арасыннан башын тыкты. Җирән чәчле егетнең күзләрендә яшь күренде. Җавапсыз мәхәббәт аның җанын өзгәләде. Ул борылды да теләр-теләмәс кенә авылга таба атлый башлады. Кызның тәвәкәллеге, вакытында дөрес сүзләр сайлап, җавап бирүе егетне сөендерде. «Аллага шөкер, көч кулланырга туры килмәде», – дип уйлады егет эчтән генә.  Юешләнеп бетсәләр дә, яшь йөрәкләрнең бәхетләре түгәрәк, алар да өйләренә таба юл алдылар. Ә ай, гадәтенчә, аларны күзәтеп, өйләренә кадәр озата барды.


Энже Хәлимуллина, Чаллы шәһәре, 41нче мәктәп, «Ак каурый» түгәрәге  әгъзасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: