Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Яз хәбәрчеләре

Менә ямьле, матур яз да килеп җитте. Көннәр озыная, төннәр кыскара. Кояш үзенең нурлары белән бөтен якын-тирәне җылыта. Искиткеч матур чак!

Яз хәбәрчеләре

Менә ямьле, матур яз да килеп җитте. Көннәр озыная, төннәр кыскара. Кояш үзенең нурлары белән бөтен якын-тирәне җылыта. Искиткеч матур чак! Табигатькә тагын да матур ямь өстәп, көзен киткән кошларыбыз туган якларына кире кайталар.

Беренче булып, иң алдан кара каргалар кайта. Алардан соң сыерчыклар күренә башлый. Без аларны сыерчык оялары ясап каршы алабыз. Алар анда парлашып балаларын үстерәләр. Матур итеп сайрыйлар. Соңрак сандугачлар, тургайлар, карлыгачлар һәм башка төрле күп кошлар очып киләләр.

Кошлар бик күп файда китерәләр. Алар безнең урман санитарлары, агачларга зыян китерә торган бөҗәкләрне ашыйлар.

Без кошларны сакларга һәм аларга ярдәм итәргә тиешбез. Чөнки кошлар безнең якын дусларыбыз. Мин кошларны бик яратам!

Валиуллина Әминә, 3а класс, 58 нче мәктәп.


Кошларым

 Менә ямьле яз да килеп җитте. Табигать уяна, җанлана башлады. Көтеп алган канатлы дусларыбыз, яз хәбәрчеләребез – иң беренче булып кара каргалар җылы яктан кайта башлыйлар. Алардан соң сыерчыклар күренә. Соңрак көннәр җылынгач, тургайлар, сандугачлар, карлыгачлар табигатебезне җанландырыр. Алар без ясаган ояларга ояларлар, матур итеп сайрарлар. Кошлар бик файдалы, зарарлы бөҗәкләргә каршы көрәшәләр. Табигатькә бик күп файда китерәләр.

Без кошларны сакларга һәм аларга ярдәм итәргә тиешлебез. Кошлар-безнең дуслар!

Галялеев Рәмзил, 3а класс, 58 нче мәктәп.


Кошлар – безнең дуслар

Кышкы салкыннарда кошлар безнең игътибарыбызга мохтаҗ. Күп кешеләр аларга ярдәм итәләр: оя ясыйлар, җимлекләр эләләр. Мин дә кошларны бик яратам, аларга җим сибәм.

Һәр елны яз җитүгә, күчмә кошларның кайтуын көтәм. Канатлы дусларыбыз да туган якларын сагынып, җылы яклардан кайталар. Кошлар табигатькә бик зур файда китерә. Алар агачлардан зарарлы бөҗәкләрне чүпли.

Дусларым, кошларга ярдәм итеп яшик!

Мусин Илназ, 3а класс, 58 нче мәктәп.


Яз җиткәч…

Яз җитүгә күчмә кошларның килүен шатланып көтәбез. Алар җылы яклардан кайталар.

Кошлар табигатебезгә бик зур өлеш кертәләр. Алар агачларны, үсемлекләрне корткычлар зыян салудан саклыйлар.

Без, балалар, кошларны кайгыртабыз, булышабыз. Аларга оялар ясап эләбез. Кошларны сакларга, якларга кирәк!

Гришукова Аделина, 3а класс, 58 нче мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

9

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев