Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Яз килә

Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 8нче сыйныф укучысы Идиятуллина Диләрә шигырьләре.

Яз килә

Кошлар җырлый,
Кояш көлә.
Көннәр дә озыная,
Кыш бабай белән ярышып
Яз безгә якыная.

Кояш елмая, көннән — көн
Кар тавы кечерәя.
Юлларда да күлдәвекләр
Көннән- көн бит күбәя.

Яз килә, тиздән кайтырлар,
Җылы яктан кошкайлар.
«Туган якка кайттык!”-диеп
Шатланышып сайрарлар.

Безнең сыйныф

Сыйныфыбыз бик зур түгел,
Егерме бер укучы.
3 отличник, 13 ударник,
5се - уртача укучы.

Арабызда бар да шаяннар,
Наяннар да юк түгел.
Уңганнар да, тапкырлар да
Ялкаулар да юк түгел.

Укуда да алдынгы без,
Эштә дә сынатмыйбыз.
Төрле чара, бәйгеләрдә
Катнашмыйча калмыйбыз.

Үзара ярдәмләшәбез,
Дус-тату сыйныф безнең.
Әти-әниләр, укытучылар
Аңлашып яши безнең.

Балалар, ата-аналар
Һәм дә укытучыларыбыз,
Бердәм, тату яшәгәндә,
Без таулар күчерербез.

Идиятуллина Диләрә, Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 8нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Диләрә, сиңа киләчәктә зур уңышлар телим!!!