Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Яши бер песи

Язмышы авыр песинең. Күңеле тулган...

Һәркемнең үз тормыш йомгагы тәгәри.
Язмышы авыр песинең. Күңеле тулган.
Йоннары ялтырамый, күзләре караңгы,
Тамагы да туймый, бик каты йончыган.

Кышын суык, җәен эссе, ачлык кичерә,
Кешеләрдән яхшылык күрми, бары йөгерә.
Кем дә аны сыйпамый, туйдырмый. Кызганыч,
Ташлар белән аталар, я булмаса, төкерә. 

Ләкин ул өметен өзми, күңелен җимерми,
Яши анда яхшылык, сүнмәс якты ут булып.
Кемдер аны күрер дә яратыр дип ышана,
Тормышы үзгәрер. Килер бәхет тулып.

Насыйпов Самир, «Ак каурый» әдәби түгәрәге әгъзасы, Чаллы шәһәре, 41 мәктәп.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев