Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Яшь иҗатчылар, алга! (юмореска)

Вакыт инде кичкә якынлашкач, сыерлар савылгач, эшлисе эшләр тизрәк бетсен инде дип йомгаклангач, Сәрия әби белән Сәвия әби кич утырырга чыктылар.

Вакыт инде кичкә якынлашкач, сыерлар савылгач, эшлисе эшләр тизрәк бетсен инде дип йомгаклангач, Сәрия әби белән Сәвия әби кич утырырга чыктылар. Еракка китмәделәр, Сәвия әби өе каршында эскәмиядә төпләнделәр. Төп урамда яшиләр — кешеләр аларны болай да күреп сокланып торачак бит, нәрсәгә ерак йөрергә дип шушы урынны гына сайладылар. Сөйләшергә яңа темага сусаган әбиләр бер бәләкәй таракан килеп чыкса да, очлы кыл кебек телләре белән шул мескенне «ах-ох» тавышлары белән саңгырауландыра алалар иде.

— Карале, Сәрия түти, синең оныгың бит инде чын журналист булды. Казан яңалыкларын ишетәсе килә бит. Үзе нәрсә сөйли соң?
— Ә-ә-әй, Сәвия түти, эшкә кергәнче сөйләшергә ярата иде шул амбал, хәзер авызын ачасы да килми бит. Бүген көчкә-мөчкә сөйләштергән булдым үзен. Бер сүз тартып алырга ай-һай авыр.
— Нәрсә ди соң? Әйт инде-е, Сәвия түти, сузма.
— Соңгы вакытта яшь язучыларны еш күрергә туры килә ди.
— Язалармы соң яшь язучылар?
— Язуын язалар да… Әмма ул монда да хәлләр алай ук җиңел түгел ди шул, — шулай дигәч, Сәвия әби гаҗәпләнгәндәй авызын яулыгы белән каплап ах итеп куйды.
— Әй Алла, анда нинди мәшәкатьләр бар икән. Оятсыз әсәрләр язалар мәллә? Бүгенге яшьләрне тыңлатырга бигрәк авыр бит. Үз дөньясында гына йөриләр.
— Анысына кадәр сөйләмәде ул. Хәзер кыска гына сөйләп бирәм. Беренчедән, күптән түгел язучылар һәм шул юнәлештә эшләүче җитәкчеләр яшь иҗатчыларны чакырып очрашу үткәргәннәр. Тәк вәт. Бер яшь язучы да килмәгән ди! Менәтерәвәт!
— Ай Аллам!
— Дөрес, берәү килгән ди, ләкин… анысы да журналист түгел ди бит!
— Ник язучы бит абязательно журналист булырга тиеш түгел!
— Шулаен шул, тик журналист булмаган язучы укып бетерә дә институтын, бүтән шәһәргә китеп бара. Кемгә кирәк инде андый язучы! Аны бер ничек тә кулланып булмый ди!
— Тьфү сине. Аңламассың боларны. — шулай дигәч, Сәвия әби кулга кул шартлатып алды, — икенчедән, нәрсә ди?
— Икенчедән менә болай ди: хәзер ел саен яшь… ничек атыйлар әле аларны… бәтәч, сүзен оныттым бит. Яшь ниләр чыгып тора ди.
— Яшь бәхетле язучылар чыга мы әллә?! Сөбханалла, аяклары төкледер аларның! Бәхетнең үзе турында язучы яшь язучылармы?!.
— Юк инде. Кайчан син бәхет турында язган язучыларны күргәнең бар, кәкә? Искә төште хәзер. Генийлар! Вәт мәтрәвәт! Ел саен яшь генийлар чыгып бара. Нинди бәйге бар, бөтенесендә гран-при алып бара ди, ә-ә-ә. Беренче тапкыр хикәя язган — һәм… Менә сиңа! Җиде гран-при. Менә нинди сәләтле яшь язуларыбыз бар безнең.
— Сөбханалла, шундый сәләтле булгач, алайса безнең әдәбият дөньяви танылачак инде тиздән, — Сәвия әби шушы хәлнең чынга ашуына түземсезләнеп эскәмиядә кыбырсыкланып алды.
— Әйе, кәкәм, хәзер көтәсе генә кала инде. Ә! Онытканым бит: оныгым тагын бер сүз әйтте бит әле.
— Кая-кая? Кара әле, каты сөйләштергәнсең әле син аны.
— Әйтмә дә. Сөйләштерә беләм мин кешеләрне. Менә биш ел киленемне сөйләштерергә маташкан идем — түзмәде, малаем белән күченеп китте. Бернинди яңалык ишетмичә, биш ел яшә әле син. Эштән кайталар да, бер сүз әйтмиләр. Ярый әле син бар. Ул кибеткә барганда нәрсә генә ишетеп кайтыйм соң? Хәзер элеккеге кебек чиратлар юк, алдың — кайттың.
— Кит моннан, шулай яшәп буламени? Ә-әй. Тагын биш ел түзгән булса да, булыр иде. Өченчесе нәрсә соң?
— Тыңла кәкә, өченчесе шушындый: хәзерге балалар бик олыларча фикерлиләр ди. Бәйгедә җиңгән шигырьләрне бастырган булган, ә анда балалар бик җитди темаларга язганнар икән.
— Ә минем оныкларым минем белән сөйләшсәләр, гел шул телефоннарында уйнаган уен турында гына сөйләшәләр, калганын «әбика, миңа не интересно» гына диләр шул. Бар икән акыллы балалар! Нәрсә турында язалар соң алар? — шушы мизгелдә Сәвия әби шулкадәр сөйләшүгә мавыккан иде, хәтта Сәрия әбинең күзенә кереп китәргә җыенган иде сыман.
— Шул 12-15 яшьлек балалар «мин сине ярата идем, син минем йөрәктән чыккан хисләрне таптап ташладың», яисә «илем, ник син шулай үзгәрдең», яисә «мин шәһәрдә яшим, ләкин авылда яшәве бик рәхәт» дип язалар ди.
— Бигрәк икән. Ник бездә генә шундый ялкау оныклар икән.
— Белмим, кәкә, белмим.
Сәрия әби белән Сәвия әби моңаеп башларын гына игәннәр иде, урамның башыннан икенче башына чабып килүче аклы-каралы тапны күреп алдылар да, күңел төшенкелеге шунда ук көньякка ял итәргә китте. Җәй уртасы бит. Нигә булмасын ди? Авыл булса да, күңел барыбер оча ул.
— Бу өске урам Үрдәк Рәшитенең сыеры түгелме соң? — дип Сәвия әби яхшырак күренсен өчен эскәмиядә утырган килеш алга таба чүгәли башлады. Алай да күрмәгәч уң кулын каш өстенә күтәреп куйды, янәсе бинокльдән карый.
— Шул ахрысы, әнә мөгезе юк. Шул инде мәлгун. Үгез сорый ахрысы, чашкан кебек чаба, — дип Сәрия әби яңгыравык тавышын чишмәдәй агызып җибәрде.
— Вәт хәзер Үрдәк Рәшите йөгерәчәк, йөгерәчәк кенә түгел чабачак икән.
— Чапкан ди. Ул андый кеше түгел ич. Чаптырырсың аны… Кара-кара әле ничек артын сикерткән була.

Шулай итеп, Сәрия әби белән Сәвия әби урамның ике башы буйлап марафон чабып йөрүче сыерга карап утырдылар. Рәшитләрнең хуҗалыгындагы вакыйгаларын да искә алдылар. Ул арада йокларга вакыт җитеп килгәнен белдереп кара каргалар авыл өстен берничә кат әйләнеп уздылар. Алар әлерәк үсеп килүче яшь буын балаларын авылга күрсәтәбез дип кичке тынлык белән тулы һаваны ярып тормыш җырын җырлады. Ә яшь язучылар күптән онытылган иде инде. Башка темалар бетсә, бәлки алар бу теманы кире искә төшерерләр, ә бәлки юктыр да, чөнки үгез сораган Үрдәк Рәшитенең сыеры булганда нәрсәгә ул яшь язучылар!

Фәрхуллина Гөлинә Раиф кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев