Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Яраткан дәресем

Һәр баланың да яраткан дәресе була. Әлбәттә, ул минем татар теле дәресе.

Һәр баланың да  яраткан дәресе була. Әлбәттә, ул минем татар теле дәресе. Бу дәрестә без үзебезнең ата-анабыз телендә  сөйләшәбез.Ләкин кисәк-кисәк русча да сөйләшеп җибәрәбез, чөнки көндәлек тормышыбызда телевидение,интернеттан күп кулланабыз. Безнең русча сөйләшүебез укытучыбызга ошап бетми, ул безгә кисәтү ясый. Ул дөрес эшли, чөнки без татар теле дәресендә бары тик татар телендә генә сөйләшергә тиешбез. Татар теле укытучыбыз Тәнзилә Әсәтулла кызы – бик көчле педагог. Ул безгә грамматика 
һәм лексика өйрәтеп кенә калмый,безне иҗади эшләргә дә өйрәтә. Шуның белән бергә безнең сүзлек байлыгыбыз да арта. Еш кына өйгә эш итеп әкиятләр, хикәяләр язарга бирә. Укытучыбыз аларны гәҗит-журналларга җибәрә. Шуның белән бездә кызыксыну уятып, алга таба да яңа хикәяләр язарга этәргеч бирә. Озак еллар Тәнзилә апада белем алырга язсын.

Кәримуллин Әмир – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 6 
нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев