Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Иң зур хөрмәт, укытучым, сезгә!

Балык Бистәсе районы Иске Арыш авылыннан Гилмутдинов Раяз, 5нче сыйныф укучысы, татар теле укытучысы Зөлфирә Тәлгать кызына багышланган шигырен җибәрде.

Белем алу, гыйлем туплау кыры –
Мәктәп дигән серле дөньяда
Һәр укучының хөрмәт иткән һәм
Яраткан укытучысы була.

Туган телем – анам теле серен,
Тылсым көчен безгә ачучы,
Татар теле өчен җан атучы –
Зөлфирә Тәлгать кызы!

Саф татарча, матур, серле итеп,
Дәресләрне кызык алып бара.
Игътибары, аңлау, яратуы җитә
Сыйныфтагы һәрбер балага.

Татар телен аның кебек камил белү –
Минем бүген иң зур хыялым!
Шуның өчен аның дәресләрен
Ныклап өйрәнергә тырышамын.

Татарның бар бөек шагыйрьләре
Иҗатларын безгә өйрәтә.
Зөлфирә апа сөйләгәндә рәхәт –
Туган телем көен көйрәтә.

“Чит телләрне белү бик тә кирәк,
Үз телеңне белү – горурлык!”
Әнә шулай әйдәп тора безне,
Йөрәгендә телгә тугрылык!

Татар телен яратырга өндәп,
Үз телебез өчен көрәшә!
Тел сагында торган солдат сыман,
Иң зур хөрмәт, укытучым, сезгә!

Һөнәрегез бәйрәм көне җитте!
Сезнең әле туган көнегез дә!
Тик уңышлар юлдаш булсын иде
Бик җаваплы, авыр эшегездә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев