Көмеш кыңгырау

Физкультура дәресе

Әмир Фәрхуллин хикәясе.

Әмир Фәрхуллинның шәхси блогында аның башка әсәрләре белән таныша аласыз

Тәнәфескә кыңгырау шалтырады. Мин тиз генә көндәлектән нинди дәрес кергәнен карадым да, ашарга йөгердем. Ботканы әз генә ашадым да, чәйне өч йотым эчеп куйгач, мин, тәлинкәләрне куеп, тиз генә классташлар белән спортзалның чишенү бүлмәсенә чаптым. Әйе, безнең алдагы дәрес физ-ра буласы иде.

Безне физ-радан Ирек абый укыта. Ирек абый – ул тәбәнәк кенә, чәчләре бик кыска булган, эш белән бик таушалган, йокысы туймый торган кеше. Аның буе орчык хәтле генә, ул хәтта миннән дә тәбәнәк иде. Тик мондый кыяфәтле булуына карамастан, ул, бөтен физ-ра укытучылары шикелле үк, кыек-мыеклап сөйләми, үзе уйлаган теләсә нинди фикерен туп-турыдан балага әйтеп бирә торган укытучы.

Дәрескә кыңгырау шалтырагач, без юка футболкалар белән зур булмаган, ләкин үтә салкын булган спортзалга кердек. Без сигезләр белән бергә паралелль кердек. Бер рәткә тезелдек. Мин үземнең урыныма баскач, миңа никтер Алия төртә башлады.

- Ник төртәсең?

- Бүген бит син – дежур…

Минем бүлмәнең салкынлыгыннан туңа башлаган гәүдәм бу сүздән соң бөтенләй катып калды... Рапорт сүзләрен оныттым... Шулай булса да, дежурлыкка бастым.

Залда минем нечкә тавыш ишетелә:

- Равняйсь! Смирно! На первый, второй рассчитайся!

Һәм калганнар:

- Первый!

- Второй!

- Третий...

Һәм ахырдан иң калын һәм иң яңгырый торган тавышлар...

- Седьмой!

- Восьмой!

- Девятый!

- Десятый! Расчет окончен!

Мин Ирек абый каршына басарга барам, аяк калтырый... Атлый башлагач, ул миңа:

- Син нәрсә инде! Атлауны уң аяктан башламыйлар бит инде!

Ярар, кире үз урыныма бастым. Яңадан атлый башладым.

- Уф, шулай бөкрәеп йөрмиләр бит инде! Аягыңны турайтып йөр! – аягыма карады да, – Үләм, кем физкультурага шундый зур аяк киеме кия инде?

Үләм дигәндә ниһаять бастым. Авызымны ачтым һәм...

- Эммм-м...

Ирек абый уфлады да:

- Товарищ…

- Товарищ… Учитель.

- Преподаватель!

- Ааа, әйе! Товарищ преподаватель, – дидем мин тагын да нечкәргән, үз-үземә ышанмаган тавыш белән – Ученики 8-9 класса... Класса... – дип туктап калдым. “Класса” дигән саен Ирек абыйның йөзе җыерылып бара иде. Тамак төбенә төер утырды да, мин тәмам коелып төштем...

Арттан көлү тавышлары килә башлады. Алия фейспалм күрсәтте һәм пышылдап кына “мине коткарды”:

- На урок физкультуры...

Мин моны ишеттем дә ниһаять искә төшереп кабатладым да, рапортны бетердем. Мин котылдым дип уйладым. Ләкин Ирек абый миннән тагын нәрсәдер көтә иде.

- Һәм, нәрсә?

Артта кемдер пышылдый. Мин аларны ишетмим... “Бүген кем дежур?” – дигәнне ишеткәч, мин “Бүген мин – дежур!” дип карлыккан тавыш белән әйттем.

Шулай дигән идем...

- Нәрсә син миңа мәмәйләнеп торасың, ә? Атнага өч тапкыр керәм бит инде! Сез бу рапортны берәр кайчан ятлап әйтә алырсыз микән инде, телефоннан башканы белмәгән нәрсәләр!..

Мин алма гына булмадым, мин кып-кызыл помидор булдым. Урыныма басасы идем, тик:

- Сул аяктан! – дигән тавыш ишеттем.

Ничектер мин урыныма барып бастым. Шуннан соң без йөгерә башладык... Бер түгәрәк, ике, өч... тугыз, унбиш түгәрәк... Бу дәрес алдыннан әз генә ашаган булсам да, минем эчем авырта башлады. Кәримнең бите кып-кызыл булды, тир тамчылары аның битләреннән генә түгел, муеныннан да аска таба футболка эченә тәгәри иде. Сара хәлсезләнеп, аякларын көчкә өстерәп аксый башлады.

Ирек абый:

- Син, Сара, нишләп монда аксаклап торасың? Артыңнан пуля очса, син алардан да тизрәк йөгерергә тиеш бит!

- Абый, җитәр инде ә, аякларым атламый, тамак төбем яна. Эчем дә бик каты авырта. Әле физ-рада йөгерәсе бар дип, без беребез дә болай да юньләп ашамадык!

- Хәй, бәрәңге капчыклары, сезгә караганда сигезенче класслар яхшырак чаба! Ярар, стройга тезелегез!

Стройга тезелдек. Мин гимнастика ясаттым. Ул, телефоннан кем беләндер сөйләште дә, без гимнастиканы ясап бетергәч, әйтте:

- Ярар. Малайлар, хәзер сез турникка!

Сигездәге малайларның күбесе уннан артык тартындылар. Мин, Әнәс һәм Кәрим коелып иңдек...

- ...Молодец, Ислам! Менә Ислам – сигезенче класстагы иң көчсез малай, шулай булса да ул җидене тартыла! Менә, Әнәс һәм Фәнис, өйрәнегез, үрнәк алыгыз аннан! Кәрим, аларга гына әйтмим мин, сиңа да шулай әйтәм, син класста иң көчле малай, ә үзең алтыны гына тартыласың...

Ул шулай берничә тапкыр әйтте... Кәрим ачуланды, тик бер сүз дә әйтмәде.

Һәм менә тартылырга безнең дә чират җитте. Иң беренче Кәрим тартылды. Бер, ике, өч, дүрт, би-иш, ал-л... Кәрим бишне тартылды. Ирек абый аны сүкте. Безнең класс һәм сигезенче класс кызлары көлделәр... Кәримнең битендә ачу билгесе дә, елау билгесе дә кушылып бетте...

Хәзер Әнәснең чираты. Әнәснең тулы һәм таза гәүдәсе белән турникны ничектер эләктерде. Ул күтәрелә башлады... Һәм... Бе-ее... И... Булмады.

- Бәрәңге капчыгы! - диде Ирек абый. Әнәс кызарып бетсә дә, бу сүзгә алай ук игътибар итмәде.

Хәзер мин тартылам... Мин, бөтен көчемне җыеп, тартыла башладым... Берне тартылгач, ардым. Һәм... Минем дә булмады.

- Менә икенче капчык...

Безнең Ирек абый безнең дәрес сигезенче класслар белән бергә булудан файдаланып рәхәтләнеп безне чагыштырып тәм таба иде.

Миңа шулкадәр оят булды. Миннән бөтенесе көлделәр...

Без стройга тезелдек. Баскетбол уйныйбыз икән. Сигезләр безгә каршы уйныйлар.

- Ох, хәзер жесть булачак! – ди Кәрим.

- Жесть булса булсын, минем монда катнашасым килми, без все равно стопудово җиңеләчәкбез! – ди Сара.

- Ой, минем аяк авырта! Катнаша алмыйм! – ди Гөлфия Ирек абыйга.

- И, булмаганны сөйләп утырмасын инде! Алай дисә, аның көн саен аягы авырта! Аның катнашасы гына килми! – ди Алия.

Гөлфия Алияне ачуланды. Ирек абый берничә минутка чыгып китте. Һәм баскетбол башланды... Баскетбол уйнаганда өч төрле уенчы белән очрашырга була: беренчеләре уйный белә, икенчеләре уйный белми, я уйнаган булып, сугыша, я озын тырнак белән бөтенесен яралап йөри, ә өченчесе “сүз” белән уйный, каршы уйнаган командадагыларны бик каты котырта, ә үзе тупны раундка бер дә алмый, алса да, йөрми... Сигезләр командасында болай килеп чыкты: кызлар котырта, ә малайлар уйный... Уен уртасында Ирек абый керде, безгә карап, көлеп куйды. Шулай итеп,

сигезләр безне “бәрделәр”. 2:10. Безнең командада кайсысы елый, кайсысы ачулана, кайсысының тәмам бите җыерылган...

- Хах, лол, сез берне генә керттегез... Ә без сезгә бишне керттек, неудачниклар!

- Ха-ха, и чо?

- Без алай ук кертергә тырышмадык, ә тырышсак сезгә тагын унны кертер идек! Лол...

- Котыртма әле безне, Наилә! – ди Сара.

- Сез даже алтылардан дә начаррак икәнсез!

Ун минут ял иттек.

- Абый, тәнәфескә ничә минут калды ул? – дип сорый Гөлфия.

- Биш, - дип әйтә ул, - Опа, безнең отжиманиедан зачет калды бит...

- Нәрсә!? – ди Сара. – Нинди отжимание тагын? Без бит әле генә баскетболдан соң гына...

- Мәмәйләнеп торма! Әйдәгез!...

... Безнең быелгы зачет нәтиҗәләре начар чыкты...

- Ярар инде, саннарны үзгәртеп язарбыз, әзрәк зуррак куярбыз, – дип Ирек абыйның директор белән сөйләшкәндә пышылдап алганын ишеттек... Мин оялып кызардым. Без спортзал бүлмәсеннән чыгып киттек, һәм чишенү бүлмәсенә кердек.

- Кая ул Кәрим? – дип сорый Әнәс.

- Белмим...

Киенгәч, без чыктык, класска кердек.

- Кәрим кайда ул? – ди Әнәс.

- Минемчә, ул Ирек абый бүлмәсенә киткәндер. Аның бите бик ачулы иде. – дип фаразлады Алия.

Алия бу юлы дөрес әйтә иде. Без анда киттек. Анда Кәримнең ачуланган тавышы белән әйткәнен ишеттек. Без, качып кына булса да, тыңлый башладык.

- Ирек абый, сез физкультураны ФГОС буенча укытмыйсыз. Чыннан әйтәм, сез ФГОСны белмисез дип тә әйтергә була! ФГОС буенча укучылар мотивация нигезендә укырга тиешләр. Сез дәрестә хәтта логик фикер буенча туры килми торган эшләр эшлисез! Кем инде баскетбол уйнатканнан соң отжимание ясата! Тем более, зачет! Сез безне һәрвакыт сүгәсез, әгәр дә хотя бы берәр бәләкәй ошибкабыз булса да, сез безне еларлык дәрәҗәгә кадәр сүгәсез!

- Сез бит үзегез дә бер дә шөгыльләнмисез, мин өйгә кушкан эшләрне бер дә үтәмисез, стройда дежурлык үтәгәндә класста һәрберегез ялгыша. Сезне җыен ялкаулар дип тә әйтергә була!

- Ялкаулар түгел без абый! Укучылар бит төрлечә укый: бар укуда гына яхшы булган укучылар, бар спортта гына яхшы булган укучылар.

Менә безнең класста бөтенесе диярлек укуда гына оста. Ә сез безне спортсменнар дип күрәсез, сүгәсез дә, сүгәсез!

- Менә спорт ул, беләсең бит инде, ул бит сәламәтлекне яхшырта, кайвакыт хәтта гомерне озынайта. Шуңа күрә, әз булса да, шөгыльләнсәгез начар булмый, яхшы була дип сүгәм!

- Сүгүен сүгәсез дә абый, тик результат бит юк. Күп кенә укучылар һәрбер дәресне бертөрлечә генә, бер эмоция белән генә үткәрелгән дәресләрне яратмый. Ул укучыны фәннән читләштерә, укучы ул фәнне яратмый башлый.

- Кайдан беләсең син моны?

- Минем әти-әни укытучы.

- Һәм, нәрсә әйтәсе идең?

- Менә ничек әйтим инде, сез көн саен, бигрәк тә соңгы дәресләрдә гел безне сүгәсез, бер дә мактамыйсыз, гел безне башкалар белән чагыштырасыз, безне котыртасыз, башкалар каршында безнең турында начар сүзләр дә әйтеп куясыз... Шуннан соң без ничек бу дәресне яратыйк инде?

- Шөгыльләнегез, тырышыгыз, аннары гына мактармын!

- Сезгә әйтергә җиңел. Сез көн саен дәресләрдән соң ике кружокка йөрмәдегез, сәгать алтыда гына кайтмадыгыз, биш-алты өй эше эшләмәдегез... Безнең мәктәптәге укытучылар вапще диярлек бер-берсен аңламый, бөтенесе безгә өй эшләрен өя, ә без нишләргә тиеш?...

Кәрим әзрәк арды.

- Һәм, нәрсә тагын?

- Беләсезме нәрсә?

- Нәрсә?

- Әгәр дә рәсем ясап карасак, абый, сез – кеше, ә без – этләр булабыз.

- Ничек инде?

- Сез безне этләр урынына кү-ү...

- Ярар, булды, җитәр. Бүтән алай сүкмәмен... Тик шөгыльләнергә, яме?

Кәримнең бүлмәдән чыкканын күрдек. Кәрим, үзенең бите кызарып пешкән, күз яшьләреннән юешләнеп беткән булса да, аның битендә үзеннән-үзе канәгать чырай күренә иде.

- Yes!!! – диде ул.

Бөтенесе Кәримгә шаккатып карадылар.

Шулай итеп, безнең укытучыбыз бу дәрестән соң, бөтенләй булмаса да, үзгәрде...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: