Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Җемелдәшеп карлар ява, бөтен җирдә матурлык!

Актаныш район Богады мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Дилбәр Сабирова кыш турында шигырь язып җибәргән.

Кыш.
Ап-ак юрганга төренеп,
Менә кыш килеп җитте.
Ә алтынсу-сары көз,
Бездән күптәннән китте.
Җемелдәшеп карлар ява,
Бөтен җирдә матурлык.
Кышның бу могҗизасына,
Сокланып шаккатырлык.
Бергәләшеп бөтенебез,
Чаңгы, чана шуабыз.
Безгә әти тау ясады, 
Бик зур булды тавыбыз.
Дилбәр Сабирова, Актаныш район  Богады тулы булмаган урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев