Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Еллар тәгәрмәче (Маҗаралы әкият)

Алда безне изге, иманлы, файдалы эшләр көтә! Менә анда кемнең – кем, нәрсәнең – нәрсә икәне ачык күренер инде!

Будда Шакьямуни янына төнлә Газраил фәрештә килде.

 - Җанкисәгем, Будда Изге Рухым, вакытың җитте. Тәкъдир савытың тулды, иртәгә әзер булып тор! – диде.

Будда Рухҗани бераз каушады, аннан үзен кулга алды һәм әкрен генә:

- Аңладым, Хуҗам, әзер булырмын! – дип җавап кайтарды.

Иртән Рухи укытучы үзенең сәхабәләрен, ияләндергән бөтен җәнлек-җанварларын чакырды һәм шомлы хәбәрне игълан итте.

Аны озату, каты елау, шыңшу, төрле хәрәкәтләр белән кушылып, искиткеч авыр, моңсу күренешкә әверелде. Әмма берни дә эшләп булмый иде...

Үзләренең Рухи укытучыларын озатырга, ул яратып яшәгән һәм үстергән унике җәнлек-җанвар да килде. Васыять әйткәндә, Будда Рухҗани, Кытай астрологиясе буенча 12 еллык циклдагы елларга җәнлек-җанварларның исемнәрен бирергә кушкан иде.

Аның укучылары шулай эшләде дә. Алар васыятьне бик җентекләп өйрәнгәннән соң, бөтен дөньяга җиткерделәр бу мәгълүматны.

Безнең илдә ул якынча егерменче гасырның ахырларында киң таралды. 1984-1985нче елларда бик күп газеталарда хәтта басылып та чыкты. Шул еллардан башлап, ул җәнлек-җанварлар безнең гаилә әгъзаларына әйләнә башладылар. Кешеләр уенчыклар, календарьләр, сувенирлар һ.б. бик теләп һәм яратып сатып  алдылар.

Әмма ул сайлап алынган җәнлек-җанварлар үзара һәрвакыт та дус булмады. Кайбер вакытта араларында бәхәс, хәтта низагълар чыккалады. Әмма Будда Рухҗаниның өйрәтүләрен искә төшереп, алар татулаша, дуслаша иделәр. Ә башка җәнлек-җанварларга авыррак туры килде, чөнки алар Будданың укучылары түгел иде.

Бүген Юлбарыс йокысыннан иртәрәк уянды, әллә шуңа кәефе начар булды.

- Әй, җанвар халык, хәерле иртә сезгә! – дип кычкырды.

Ул быел Ел патшасы иде бит, шуңа күрә аны шундук  ишетеп, җавап бирергә тиешләр дип санады.

Җавап бирүче булмады. Юлбарыс борчылды, бик каты ырылдау тавышы чыгарды. Аның коточкыч авазын иң беренче Үгез ишетте.

- Инь дускай, йокыдан уяттың, ләбаса! Җирләрне сөреп, яңа гына ял итәргә яткан идем!

- Гафу, гафу, Чоу ахири! Синең кебек хезмәт сөючене белгәнем юк. Син онытмадыңмы соң әле, бу ел – минем ел бит!

- Ничек онытыйм инде, Инь туган! Мин сиңа Хәкимлек таягын үзем тапшырдым түгелме соң?

- Тагын бер кат гафу, Чоу әфәнде, онытып җибәргәнмен! Җәй көне күбрәк йоклана, ахрысы!

- Ә миңа киресенчә, эшнең очы-кырые күренми. Кыш көне генә азрак ял була. Синең йоклавың яхшырак та, бер яктан. Быел син Су стихиясендә бит, яңгыр-боз, давылларың туйдырып җибәрде. Быел шуңа холкың начаррак бугай. Ызгыш-талашлар, тәртип бозулар да күбрәк...

- Ярар, зарланма әле, Чоу кардәш, син үзең дә кимен куймыйсың кайчакта! Гадел патриот, имеш! Ә мин, алай булса, идеалист-артист, һәрвакыт башкалар өчен – табышмак! – диде Юлбарыс, кыланчыкланып.

- Җитте инде сиңа, Инь энекәш, онытма, вектор боҗрасы буенча мин сиңа Хуҗа, ә син – минем Хезмәтче, кол! Вәт тәк!

- Ярар, солых, Чоу абый! Бир бишне, миңа ачуланма инде! – дип, ыржайды Юлбарыс.

Юлбарыс уйга калды: “Ә ул кемгә Хуҗа була икән соң?” Һәм ул джунглидә яшәүче цикл тәгәрмәченә кертелгән берәр җәнлек-җанвардан сорарга ниятләде. Кинәт аның күзе шуышып баручы Еланга төште. Юлбарыс, сөенеп:

- Нихәл, якташ! Кая шуышасың болай әкрен генә?

- О, Инь патша, сәлам! Эшләр буенча йөрим, дөресрәге, шуышам инде!

- Яхшы, Сы кордаш! Кара әле, сине бик акыллы диләр, мин Еллар циклында вектор боҗрасы буенча кемгә Хуҗа микән?

- Рәхмәт, Инь кода! Хәзер искә төшерәм: син – Кәҗәгә Хуҗа буласын! Ә бит әле рухи туганлык боҗрасы бар. Синең анда дусларың Эт һәм Ат була инде. Киттем, сау бул!

Юлбарыс уйга калды, зур башын алгы аякларына куеп:

- Менә сиңа мәгълүмат! Гасырлар буе яшәп, гасырлар буе белем алып, аңгыра-надан булып үлүең дә мөмкин!” – дип уйлады ул.

Кинәт Юлбарыс чинаган тавыш, ботак кыштырдауларын ишетеп сагайды.

- Шүрләмә, хөрмәтле Елпатша! Бу мин – Маймыл, Шень атлы булам кытайча. Авырмы Ел хәкиме булып эшләү? Хаталарың бик күп түгелме, падишаһ! Артыгын җибәрмисеңме?

- О-о-о, атрай якташым Шень! Бик шатмын очрашуга! Гел күренмисең бу араларда!

- Инь туган, син мине беләсең бит инде. Мин – новатор, сәяхәтче, уйлап табучы, миңа чикләр юк!

- Да, Шень туган! Синең белән куышып булмый, син мине тиз алдарсың. Минем ишеткәнем бар: кайбер Юлбарысның борынына өстән олы эшеңне дә эшләгәнсең! Ха-ха-ха! Үләм!

- Ярар, көлмә инде, Хәкимхан! Үземнең Хуҗам һәм Колым белән очрашуга барам, ашыгам!

- Шень, әйт әле миңа, алар кемнәр соң?

- Минем Хуҗам – Елан, ә Колым – Күсе!

- Шень энем, ә Рухи туганлык синең кемнәр белән соң?

- Күсе белән Аҗдаһа инде, билгеле. Сау бул!

Юлбарыс тагын  уйга батты. Маймыл белән аның бернинди урта сыйфатлары да юк иде...

Юлбарыс үләнгә уңайлырак итеп ятты, киң итеп, күзләрен йомып иснәде, башын чайкап куйды. Ерактарак бер биек агачның төбендә хәрәкәтләнгән кечерәк, ләкин җитез җәнлекне күреп алды. Ул – кыргый кытай Куяны иде.

- Эй-эй-эй, дустым Мао, кайнар сәламнәр! – дип дәште Юлбарыс.

Кытай куяны шундук яфраклар, ботаклар арасына сикергәләп качты.

- Мао, куркак, кил әле, әзрәк сөйләшеп торыйк: мин сине ашамыйм бит, бер Еллар тәгәрмәчендә бөтереләбез, ләбаса. 

Мао әкрен генә, як-ягына җентекләп каранып ачыклыкка чыкты.

- Хәкимхан, хәерле көн сиңа! Берәр соравың бармы миңа?

- Син үзеңнең Колың һәм Хуҗаңның кем икәнен беләсеңме?

- Миңа ул турыда Елан –Сы әйткән иде, онытмаган булсам. Хуҗам – Аҗдаһа, ә Колым – Әтәч дигән иде.

- Алай икән. Ә Рухи туганлык өчпочмагында синең кемнәр барлыгын беләсеңме?

- Кәҗә белән Дуңгыз дигән иде Елан. Падишаһ, мин киттем, монда куркыныч!

- Тукта әле, Мао, син киләсе елга Хәкимлек таягының хуҗасы буласың түгелме соң?

-Аңа чаклы исән-сау булырга кирәк әле, Юлбарысхан! Сау бул!

Юлбарыс тагын уйга чумды. “Димәк, минем колым Кәҗә була инде. Соң, әлбәттә, куып тотсам, мин аны ашыйм бит инде...Хуҗам белән сөйләштем инде. Уртак тел табу да авыр...”

“Мырык-мырык, мырык-мырык,” – дигән тавышын Юлбарыс айнып китте һәм агач төбен казып маташкан Кабанны күрде. Ә Кабан аны күрмәде, мәшгүллеген дәвам итте.

- Хай, иптәш Хай! Ишетмисеңме әллә? – дип җикерде Юлбарыс, күңеллеләнеп.

- Ой, Падишаһ, гафу ит, тамагым ачты, күрми торам! Кайнар сәламнәр сиңа!

- Хай дустым, сиңа күңелсез булса, кем белән аралашасың, сер булмаса, әйт әле!

- Минем Рухи туганлык буенча дусларым Кәҗә белән Куян санала. Куян белән әзрәк сөйләшеп алабыз, куышлы уйныйбыз, тәм-том эзлибез. Хуҗам – Ат, Колым – Аҗдаһа була, тик алар белән аралашып булмый шул, уртак тел табып булмый.

 - Аңлашылды, Кабан дус! Хәерле эшләр, сиңа!

Юлбарыс тагын үләнгә сузылып ятты. Карыны да ача башлады инде, ахрысы. “Әллә нинди буталчык бу Еллар тәгәрмәче, тиз генә аңлап та, истә калдырып та булмый. Үземнең Рухи туганнарымны чакырыйм әле,” – диде Юлбарыс үз-үзенә.

- Эт дустым Сюй һәм Ат дустым У, килегез әле минем яныма, зинһар! Җыелыш уздырырга, киңәшләшергә кирәк! Хәкимлегемнең ярты елы узды бит инде! – дип каты итеп кычкырды Юлбарыс.

Бөтен джунгли калтыранып куйды. Кошлар кисәк кычкырып куйдылар да, тып-тын булдылар.

Юыртып Ат белән Эт килеп тә җиттеләр һәм башларын иделәр. “Менә җитезлек тек җитезлек!” – дип сокланды Падишаһ.

- Дускайларым, Сюй белән У! Әйдәгез, киңәшмәне башлыйк! Яшерен урынга кереп урнашыйк. Ә, оныта язганмын, башта тамак ялгап алыйк әле бергә! Әйдәгез, алга!

Төн үтте. Таң атты, кызу Кояш күтәрелде.

- Рәхмәт, дускайларым, бик нәтиҗәле очрашу булды бу! Нигә алданрак җыелмадык микән бергәләшеп, бәлки беренче яртыеллыкта күп хаталар эшләнмәгән булыр иде, ничек уйлыйсыз?

- Шулаен шулай да, Хәкимхан! Ләкин мин Аҗдаһа һәм Күседән шикләнәм, алар каршы төшмәсләрме безнең патриотик һәм гадел планнарга? – диде Эт-Сюй.

- Аҗдаһаны Кабан алдап-йолдап үз кубызына биетә ала, ул Кабанның колы бит! – диде Юлбарыс.

- Ансын шулай итәрбез, ә менә Күсене чакырып сөйләшми булмас. Ул минем Хуҗам бит, кызганычка каршы,” – дип өстәде Ат, кайгырып.

Кинәт ямьсез, шыгырдавыклы һәм нечкә тавыш килде:

- Мин инде күптән сезнең сөйләшүләрегезне тыңлап торам. Бик тә кызык бу: мин цикл башында беренче булып торам, ә сез мине хәтта чакырмыйсыз да. Моны ничек аңларга микән? – диде Күсе.

- Цзы ахирәт, башта сәламләшергә кирәк дип уйламыйсыңмы син! – дип сорады Эт-Сюй, ары-бире йөрешеп.

- Ну, кайнар сәламнәр баглыйм сезгә, ахириләр. Холкымны беләсез, тормыш рәвешемне дә. Шуны әйтәсем килә: мин сездән өстәнрәк әһел! – диде Күсе, тешләрен ыржайтып.

- Ну, Күсе дус, андый нотыкларыңны тыеп торсаң яхшырак булыр! Син Хәким таягын инде бер елдан артык элек тапшырдың, тынычлан! Ничек Үгезне алдап беренчелекне алганыңны да беләбез. Эш эшләмәс өчен, хәйләкәрлек һәм зыян кылуларың да мәгълүм, - дип җавап бирде Юлбарыс.

- Хәкимханым, онытма, мин эшләр өчен яратылмаган. Минем һөнәрләрем ваграк, әмма алар бик мөһим. Сөйләп торырга вакыт юк, мин сезнең оешмада секретарь булырга тиеш. Аҗдаһа минем дустым, ул миңа ярдәм итәр! – диде чиелдап Күсе.

- Күсе галиҗанәп, теләкләреңне чамалап кына үстер, капканнар бик күп җирдә куелган булырга мөмкин, -  дип сүз кушты Ат, тояклары белән бәргәләнеп.

- Бетте, бәхәсләрне туктатыйк! Алда безне изге, иманлы, файдалы эшләр көтә! Менә анда кемнең – кем, нәрсәнең – нәрсә икәне ачык күренер инде! – диде, горур башын өскә күтәреп, Юлбарыс-Инь- Хәкимхан.

- Азагы хәерле булсын! – дип сайрадылар джунглиның барлык кошлары.

- Амин, Амин, Амин! – дип кабатлады агачлар.


Резидә Вәлиәхмәт, Чаллы, 31 июль 2022.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев