Дустыңны дөрес сайла
Быел җәй булган хәл мине ике зур нәрсәгә өйрәтте.
– Сызгырып үттеме җәй? Ха-ха-ха! – дип, Камил класста кыланып йөрде.
Әллә мин генә җәйне сагынам микән, ә юк, Камилдән кала барысы да
моңсуланып утыралар әнә.
Нәрсәгә сөйлим моны дип сорарсыз сез,ә мин Камилнең кыланчык һәм башсыз булуын әйтермен.Туганнан бирле бер грамм акыл керми аңа. Чирәм аша дисәң - ашый, түтәлләрне бозып чык дисәң - боза да куя. Шунсы кыен: Камил үзе бездән ике өй аша гына яши, шуңа да кайбер кылануларында мине дә катнаштыра, ләкин сүз әйтүче юк, чөнки барысы да кемнең этлеге икәнен бик яхшы белеп тора.
Монысы кереш сүз генә иде, ә иң кызыклары алда әле. Камилнең нинди аждаһа икәнен ике-өч түгел, хәтта ун җөмлә белән дә аңлатып бетереп булмас.
Бу җәйне Камил бик яхшы үткәрәсе иде. Планын да әзерләп куйган, тик акылсызга тукта дисәң дә китә дип, ниләр кылачагын шартлатып ярты урамга үзе сөйләп биргән. Әлбәттә, иң беренче ишеткәннәр рәтенә мин дә эләктем.
- Ну,Шәриф,ничек дисең? – дип сорый бу миннән.
- Беләм инде мин синең юләр икәнеңне, бер генә ел күзгә-күз
очрашмыйбыз,ләкин монысы нәрсә инде?
- Шәп ич инде, – дип ыржая Камил.
- Кара елан тотып, стадион буе чабып йөрү синеңчә шәпме? – дим мин бу юләргә.
- Ярар,ансы берни түгел, ә менә тупка һава урынына ком тутырып, тибеп йөрсәң, кызык әйбер килеп чыгачак.
- Кызык, сүз дә юк, шул туп үзеңә эләксә, бигрәк күңелле булачак. Бар, кеше куркытып йөрмә, – дип, Камилне капкага хәтле озатып шапылдатып ябып куйдым.
Сүзгә түгел күзгә күренә. Шуңа да авыл халкы Камилдән бик шикләнә.
Әйткәнемчә, пустой күршемнең планнары бернинди дә яхшылыкка
китерми. Ләкин ул план утыз ике өлештән торса да, Камилнең җәйге
каникулының тәмен бетерү өчен берсе дә артыгы белән җитте.
Июньнең бер иртәсендә Камил шакы-шокы капкага бәрә. Тәмле төш күреп ята идем, мин шунда ук сискәнеп уянып киттем. Төшне күреп бетермәгәнгә, кәефем китеп, урамга атылдым.
- Син нәрсә, акылдан яздың мәллә, әче таңнан кеше уятып йөрисең, –дип ачуланып кычкырдым.
- Озак йоклыйсын син, – ди ул, үзенең авызы колакта. – Әйдә, җиләк җыеп кайтыйк.
Йокы барыбер ачылган, төшне күреп бетереп булмас инде, дип уйладым да:
– Ярый,көтеп тор, - дип кереп киттем җыенырга.
Юлда барганда, Камил ниләр генә сөйләп бетермәде. Мәңге булмастай әйберләрне сөйли, ничек оештырып бетерә.
Җиләкле алан бездән ерак түгел иде. Быел җир җиләге бик күп булды. Камил әлбәттә,кешечә генә кыланмый. Җиләк җыюының да рәте юк. Бер урында гына утырып җыючымы инде ул? Мин инде әкренләп чиләкне тутырып утырам. Киче дә килеп җитте, кайтырга вакыт.
– Әйдә, киттек, тиздән караңгы төшә, – дип кычкырдым мин Камилгә, ләкин аннан тавыш килмәде.
Киттем Камилне эзләп. Кычкырам-кычкырам, тик файдасы юк.
Менә аланлык башында күрше Исмәгыйль абыйларның бер төзелеп бетмәгән бинасы бар, шунда тавыш килә. Якын килсәм, Камил нидер эшләп маташа.
- Син кеше әйберенә кагылма әле, киттек, кайтабыз, - дидем мин.
- Нинди кайту, әйдә кер, миңа булышырсың, – ди Камил
Мин, уйлап бетермичә, аның артыннан кердем. Кинәт янгын исе борынга бәрелде. Күзләрем ялкынга батты, бина һәм аның тирә-ягын тиз арада ут чорнап алды.
- Син ни кылдың, тормоз баш? –дип кычкырдым мин аңа.
- Юк, син аңламыйсың, минем чыбыктан ут күрәсем килде, кичен әйбәтрәк күренә дип, сиңа да күрсәтәсем килде, – дип җавап бирде Камил, төтенгә тончыга-тончыга.
- Син беләсеңме нинди куркыныч хәлгә юлыкканыңны, киттек тизрәк
авылга, кешеләр чакырыйк, – дип, авылга чаптык.
Янгынны тиз арада сүндерделәр, тик түбәсе генә янып бетте.Ут белән
шаяручыны да авыл буенча эзләп йөрергә туры килмәде. Бу хәлдән соң Камилнең ата-анасына янган түбә бәясен түләргә туры килде. Камилгә җәй буена өй тирәсеннән бер адым да ерак китәргә рөхсәт бирмәделәр.
Бу хәл мине ике зур нәрсәгә өйрәтте: башында бушлык булган кешенең вакытлар узу белән дә бернәрсәсе дә үзгәрмәячәк һәм акылсыз артыннан ияреп йөрү зур ялгышка китерергә мөмкин.
Илмир Фатыйхов, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 11
нче сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев