Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Дустым Дилбәр

«Минем бик күп дусларым бар, тик иң якыны - Дилбәр» дип яза безгә дусты турында Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылыннан Рамилә Гарипова.

Минем бик күп дусларым бар, тик иң якыны - Дилбәр. Без аның белән бала чагыбыздан дус, тату. Авырлыклар булса булышабыз, серләрне бер-беребезгә сөйлибез. Без бик якын дуслар. Дилбәргә 14 яшь, ул 8нче сыйныфта укый. Ә мин 6нчы сыйныфта гына булсам да, без барыбер бергә, өйләребез дә якын. Бары тик өч өй генә безне аерып тора. Берәр нинди авырлык туса, ярдәм итешәбез. Туган көннәребез бер  үк айда. Ул миңа дистант уку вакытында булышты. Безгә килеп дәресләрдә бергә утыра идек. Дилбәр бик матур кыз. Ул җырларга бик нык ярата. Аның тавышы матур. Ул Созвездие-Йолдызлыкта катнаша. Шулай ук ул газеталарга мәкалә, хикәя, әкиятләр дә яза. Үпкәләшәбез икән, ике минуттан ук дуслашабыз. Мин аңа бар серемне дә сөйлим, ул да миңа. Минем шундый дустым булганга, мин бик шат.

Рамилә Гарипова, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев