Көмеш кыңгырау

Дуслык ялкыны сүнми дә, сүрелми дә («Дәвам итәбез»)

Туган авылымда Сираҗи исемле дустым яши иде. Җәйләрен төнгә кадәр бергә кешенең башына сыймаслык гамәлләр кыла идек.

Мин аны күрүгә, каттым да калдым! Аякларымны кымшата да алмыйм, валлаһи! Йөгереп китәсем килә, ә ул ...
Ә бу нәрсәдән килеп чыкты соң? Туган авылымда Сираҗи исемле дустым яши иде. Җәйләрен төнгә кадәр бергә кешенең башына сыймаслык гамәлләр кыла идек. Агач башына менүдән алып, трансформатор будкасына керүгә кадәр. Кыскасы, җырлап кына үткәрдек балачакны. Аннары безнең гаилә әниемнең туган авылына күченде.

Күченгәнгә инде байтак вакыт үтте, шуннан бирле мин аның турында ишеткәнем дә юк. Ләкин менә бүген мин авылның аръягындагы бер өй каршында Сираҗи дустымны очраттым. Бөтенләй башка районда яшәп ятучы балачак дустымны үз авылымда күрү...
Озын буйлы, пөхтә киемнән.  Тал ботагыннан кармак ясап утыра иде. Әллә  артык дулкынланга, аякларым тыңламый башлады. Әзрәк тынычлангач, мин тавыш чыгармыйча Сираҗи янына килдем.
- Кармак ясыйсың, ахры, агай - дидем.
- Әйе, көне яхшы, балыгы да эләгер, бәлки, - диде Сираҗи һәм миңа бер мәртәбә генә күтәрелеп карап алды. - Торып тор, Наил, син мәллә?
- Әйе, Сираҗи - дидем мин һәм куллар бирешеп, кочаклашып,  озак аерыла  алмый тордык.
- Димәк, син бу авылда яшисең? - дип сорады ул.
- Әйе, мин инде бу авылны үземнең биш бармагым кебек беләм. Ә син, Сираҗи, ничек әле монда килеп эләктең?
- Менә үзең беләсең бит, мәктәптә мин укырга яратмадым. 9нчы сыйныфны көчкә бетердем дә, авылдашларга ияреп, төрле эшләр эшләп йөрим. Русча  әйтсәк, шабашка.  Бу авылга  бер әбинең түбәсен ябарга килдек. Түбә  калайлары кайтып җитмәгәнгә, буш вакытымда балык тотарга булган идем дә кармак инәсен җуйдым.
 - Әйдә, безгә менеп төшәбез, анда кармагыңны да җыеп бетерербез, кичен авыл артындагы күлгә юнәлербез.
- Шәп идея, ахир - диде Сираҗи һәм без кичен күлдә балык тотып утырдык. Сөйләр сүзләр бик күп җыелган иде. 
Ышансагыз – ышаныгыз, ике чиләккә якын  балык алып кайттык, шундый уңышлы көн булды.
Сираҗи белән кабат очрашырга сөйләшеп саубуллаштык.
Бер-беребезне күрмәгәнгә күпме сулар акса да, дуслык ялкыны һаман да сүнмәгән иде әле.


Илмир Фатыхов, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: