Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Динле кеше - юллы кеше

Юлдан бару җиңелме, әллә юлсыз җирдәнме?..

Без хәзер дин турында күп сөйләшәбез. Инде уйлап, фикерләп карыйк, нәрсә соң ул дин? Дин ул-адәм баласының  дөньяга карашы, тоткан юлы. Димәк, динле кеше -  кеше, динсез кеше - юлсыз кеше,  динле милләт - юллы милләт, динсез милләт - юлсыз милләт. Хәзер уйлап карыйк әле:  юлдан бару җиңелме,  әллә юлсыз җирдәнме? Әлбәттә,  юлдан бару күпкә җиңел. Чөнки юлсыз җирдән барсак адашырга мөмкинбез. Ә юлдан бару өчен юл кагыйдәләрен өйрәнергә кирәк, буйсынырга кирәк.
Менә шушы кагыйдәләрне, Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәү өчен без, быел, мәчеткә, укуларга йөри башладык. Укулар безнең октябрь аенда башланып китте. Анда 14 кыз йөрибез. Безгә анда йөрү бик ошый, бик теләп йөрибез. Вәгазьләр тыңлыйбыз, намазда укый торган догаларны өйрәндек. Гарәп хәрефләрен өйрәнәбез.
Беренче дәрестә мәчеттә үзебезне ничек тотарга, нинди кием киеп килергә, тәһарәт алу тәртибенә өйрәндек. Алга таба кеше нинди гамәлләр эшләргә тиеш икәнен дә өйрәнәбез. Фарыз, вәҗиб, сөннәт, харам... гамәлләр турында, аларның  кайсыларын эшләсәң, савап алабыз, кайсыларын эшләсәк, гөнаһлы булабыз икәнен аңладык. Кешене җәннәткә илтә торган гыйбадәтне өйрәндек. Җәннәтнең ачкычы намаз икәнен аңладык. Һәр дәресне без көтеп алабыз. Үзебез өчен әдәплелек кагыйдәләрен өйрәнәбез.
Укытучы апабыз: ”Пәйгамбәрләр турында да өйрәнәбез әле”- ди. Соңгы дәресебездә. Аллахы Тәгалә белән Мөхәммәд пәйгамбәрнең очрашуыннан барлыкка килгән “Әттәхият” догасы турында өйрәндек.
Әле безне алда күп яңалыклар көтә. Аллаһ боерса, гәрәпчә укырга да өйрәнербез. Әби-бабаларыбызның гореф- гадәтләрен югалтмыйча укырга һәм яшәргә язсын иде.

Фәрзикәева Дилбәр – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 
6 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев