Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Дәү әнием яран гөлләргә күмелеп тәрәзәдән карап тора...

Актаныш районы Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең укучылар иҗаты.

Дәү әнием яран гөлләргә күмелеп тәрәзәдән карап тора.
– Дәү әни, мин кайттым, – дип эндәштем. Дәү әнием ишетмәде, кабат эндәштем, ишетми. Мин куркуга калдым, шул чак әнием килеп, дәү әниеңә комаучалама, “Ул күңел сандыгын актара”, – диде.

Күңел сандыгын актара?! Ничек була соң ул күңел сандыгы?! Өй түрендә сандык тора, ул дәү әнинеке, аңа тияргә ярамый, ансын беләм, ә күңелнең сандыгы нинди була соң? Бигрәк кызык итеп әйтеп куйды әле әнием. Көне буе шушы уйлар тынгылык бирмәде.
Кич җиткәч, гадәттәгечә, дәү әнием янына килеп утырдым. Без аның белән кичләрен шулай сөйләшеп утырырга яратабыз. Дәү әнием миңа үзенең балачагы, үткәне турында сөйли. Ә бүген ул үзенең яшь чагында ничек итеп урман кисәргә барулары турында сөйләде. Элек, дәү әнием яшь чагында, зур техникалар, көчле пычкылар булмаган. Барлык авыр эш хатын-кызлар кулында булган.
– Ә ир-егетләр, – дим дәү әниемә карап, – ә ир-егетләр хәрби хезмәттә, ил алдындагы бурычын үтәүдә, – диде дә дәү әнием күз яшен сөртеп алды. Шул вакыт әнием кереп:
– Улым, җитәр инде дәү әниеңнең күңел сандыгын актарырга, иртәгә мәктәпкә барасың бар, йокла, – диде.
“Күңел сандыгы”, – дидем мин сузып кына, менә нинди була икән бит ул күңел сандыгы. Дәү әнием сөйләгән истәлекләрне мин дә бит үз күңел сандыгына салып куям икән.

4 нче сыйныф укучысы Зәкиев Ризван.


Минем дәү әниемнең исеме Зөһрә. Аның башында һәрвакыт ап-ак яулык. Ул шундый уңган, тәмле телле, мөлаем, ягымлы. Без дәү әнием пешергән кыстыбыйларны яратып ашыйбыз. Ә чәй эчкәндә дәү әни безгә үз тормышында булган кызыклы вакыйгаларны сөйли. Мин дәү әниемә озын гомер телим.
5 нче сыйныф укучысы Маликов Ризван.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев