Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Данлыклы «Шифа» чишмәсе - авылым горурлыгы

Татар Мөшегесе урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Саматова Айсылу язган бик матур хикәя.

Менә мин кабат юлда. Туган ягыма – таулар куенына кереп урнашкан гүзәл авылыма кайтып барам. Өйдән чыгып киткәнемә әллә ни озак та вакыт узмаган, чөнки мин газиз әнием белән әтием янына еш кайтырга тырышам. Алай гына да түгел, мин үземнең туып үскән газиз авылымны бик яратам. Андагы матур таулар, тау өстендә үскән каеннар, чыршы-нарат шаулап утырган парк, түгәрәк күл, җиләкле аланнар миңа бик якын. Ул миңа дөньяның иң изге урыныдыр кебек тоела.

Бүген дә менә туган авылыма тизрәк кайтып җитү уе белән Минзәләгә кайтучы автобуска утырып киттем. Янымда утырган сөйкемле ханым, миңа кызыксынучан карашларын ташлап, нидер әйтергә теләгән кебек, кая кайтуым белән кызыксынды. Бу яклар аңа да таныш булып чыкты. Үзенең ягымлы тавышы белән миңа уй-хисләрен бәян итте.


– Йолдызларны йокларга озатып, дөньяны җылы нурларына төреп, ямьле кояш чыгып килә. Җәйнең беренче айлары аеруча матур була бит. Тирә-як аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән, агач ботакларында, бөтен дөньяны матур тавышка күмеп, сандугач җыр суза.

Шушы матур көннәрнең берсендә Илсур, үзенең имтиханнарын биреп бетереп, җәйге сессиясен ябып, рәхәтләнеп ял итәргә әнисе янына авылга кайтырга җыенды. Әнисе Әнисә апа, бу хәбәрне ишеткәч, бик сөенде, чөнки ни генә әйтсәң дә, ана күңеле һәрвакыт балалары кайтуын зарыгып көтеп тора. Улым кайта дип ит бәлешен дә, җимеш бәлешен дә миченә тыкты, тиз генә күршесе Самат абыйны чакырып, бер ай элек алган бройлерын суеп, чистартып, ашын да салды. Күзен тәрәзәдән бер минутка да алырга теләмичә, өйнең теге башыннан бу башына чапты. Әллә күптәннән күрешмәгәнгәме, әллә бик нык сагынгангамы, Әнисә апаның йөрәге урынында түгел иде.

Руль артында утырганда борчымыйм инде дип, шалтыратырга алган телефонын да бер алды, бер урынына куйды. Әзрәк күңелне тынычландырыйм дип, бакчага да чыгып керде. Бакчадагы таган янына килде дә, улының кечкенә чагында дус кызы Сөмбел белән бергә шушында уйнап утырганнарын күз алдына китерде. Кечкенә генә ике сабый, көн саен атынгычта атынып, үзләренең киләчәккә корган планнары турында бер-берсенә сөйләүләрен искә төшерде.

Сөмбел бер яшькә кечкенә булуга карамастан, алардан да татурак балалар авылда юк иде. Өлкәннәрнең, гел аларның дуслыгына сокланып: ”Бу балалар үскәч бик матур пар булырлар инде,” – дип әйткәннәре дә бар иде.

Тик Илсур, 11 нче сыйныфны тәмамлап, Казанга югары уку йортына киткәч¸ аларның аралашулары бераз кимеде. Моның сәбәбе булып Казандагы яңа дуслар һәм яңа танышлар булгандыр, мөгаен. Башта атнасына бер тапкыр булса да шалтыратышалар иде , ә хәзер аралашулар гел бетте. Шуларны искә төшереп, бик ямансулап утырганга инде ике сәгать вакыт узганын да сизмәгән Әнисә апа, бәлешен искә төшереп, өенә йөгерде.

Улы иртән үк юлга чыгуы турында шалтыраткан иде, хәзер инде сәгать уклары көндезге өчкә якынлашып килә. Кинәт өйдәге тынлыкны телефон тавышы бозды. Әнисә апа, йөгереп барып, телефонын ничек кулына алганын да сизмәде. Ә анда ниндидер хатын-кыз тавышы иде...

– Исәнмесез, мин Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсеннән шәфкать туташы Миләүшә булам. Сезнең улыгыз Казан белән Чаллы арасында юл һәлакәтенә эләкте, әлегә ул реанимациядә.

Әнисә апаның кулыннан телефон төшеп китте, һәм дөнья әйләнгән җиреннән туктап калган сыман булды. Ләкин үз-үзен кулга алырга кирәк иде. Күршесе Самат абыйны чакырып, Чаллыга киттеләр. Хастаханәгә килеп җитеп, улының бик авыр җәрәхәтләр алуын, хәтта инвалид булып калу куркынычын белгәч, Әнисә апаның күзен кайнар яшьләр каплады. Аңа газиз баласының гомере чәчәк атарга да өлгермичә сулган гөл кебек күз алдына килде.

Илсур аңына килеп, бик озак кына дәваланганнан соң, больницадан чыгар көн дә килеп җитте. Моңарчы янып, ут чәчеп торган күзләр урынында хәзер яшәүнең мәгънәсен югалткан күзләр генә иде. Табиблардан өметләндергеч сүзләр ишетмәгәч, күңеле гел төшенкелеккә бирелде аның.

Авылга кайткач, бик күп кенә кеше хәлен белергә килде. Шуларның арасында Илсурның балачак дусты Сөмбел дә бар иде. Егетнең шундый хәлгә калуын белгәч, кыз бик нык борчылган. Алар бик озак сөйләштеләр, балачакларын искә төшерделәр, үткәннәрне онытып, кабат аралаша башладылар.

Шул көннән башлап Сөмбел Илсур янына еш керә башлады. Бу кыз белән улының ничек елмаеп, дөнья гамен онытып, төрле хәлләр турында сөйләшкәнен күрү Әнисә апаның да йөрәгенә май булып ята иде. Ләкин табиблардан улының сәламәтлеге турында яхшы хәбәр ишетмәү ана күңелен бик нык борчый иде.

Вакыт аккан судай уза торды. Врачка соңгы баруыннан соң егетнең әле сүнәргә өлгермәгән өмет чаткылары тәмам өзелде, яшәү мәгънәсе калмаган кебек тоелды. Бу авыр минутларда аның күңелен Сөмбелнең килүе дә күтәрә алмады.

Соңгы арада егетнең башыннан әллә нинди яман уйлар йөгереп узды:

– Авылдан ерак түгел генә поезд юлы уза, әллә аның астына ташланыргамы? Ә мин инвалид коляскасында анда кадәр барып җитә алырмынмы соң? Нишләргә?..

Шулай уйланып ята торгач, егет йокыга талды. Ә төшенә аның, бик күптәннән яман авырудан вафат булган әтисе керде.

– Улым, син яшәргә тиеш, андый начар уйларыңны башыңнан чыгарып ташла. Әле син үзеңнекен генә түгел, ә минем калган гомеремне дә яшәргә тиеш.

– Әтием, нишлим соң? Мин бит гарип, әниемә артык йөк булып яшисем килми. Яшәр өчен кайдан көчләр алыыыйм?!

– Чишмәдән...

Егет күзләрен ачты, як-ягына күз салды. Ул үзе генә иде. Аның колагында “чишмә” сүзе кабат яңгыраган кебек булды. Ни әйтергә теләве булды соң әтисенең? Әллә аякка басуның сере чишмәдәме икән? Ә нинди чишмә? Кайда?

Ул шушы уйларга бирелеп ятканда, ишектә әнисе күренде. Егет төшендә күргәннәрен газиз әнисенә сөйләде. Ана кеше улын бүлдермичә генә тыңлады да бераз тын торганнан соң:

– Беләсеңме, улым, әтиеңнең нинди чишмә турында әйтүен мин аңлыйм кебек. Моннан бик ерак түгел бер авыл бар, ул авылның тирә-ягын горур таулар уратып алган, һәм шул таулар кочагында утырган нарат урманы куелыгында бер чишмә ага, әтиең шушы чишмә турында әйткәндер сиңа. Ул чишмә минем дә күңелемә бик якын, чөнки әтиең белән без нәкъ шул чишмә янында таныштык.

Әнисе улына күптән булып узган вакыйгаларны бәян итте. Ул үзенең апаларына кайткан шәһәр кызы булуын һәм авылга ерак бер районнан кунакка гына килгән бик матур егетне, ягъни Илсурның әтисен нәкъ шул чишмә янында очратуын һәм беренче караштан ук бер-берсенә гашыйк булуларын сөйләп бирде.

Әнисә апа әлеге сөйләшүдән соң, Сөмбелне дә чакырып, әлеге чишмәгә барырга карар кылды. Шушы чишмәнең суында берничә тапкыр коенып кайтканнан соң, Илсур үзендә ниндидер үзгәрешләр сизде. Әкрен генә аяк бармакларын селкетеп карады һәм шатлыгыннан кычкырып җибәрде:

– Әни, әни күрәсеңме? Күрәсеңме син моны?! - диде дә, әкрен генә аяк бармакларын селкетте. Моны күреп, әнисенең күзләренә яшь килде.

Шул көннәрдән соң Илсурның тормышын, әйтерсең, бөтенләй алыштырып куйдылар. Аның күңеленә тормыш матурлыгы, яшәү мәгънәсе кабат иңгән кебек булды. Сөмбел Илсурны бер дә ташламады. Әнисә апага аны чишмәгә йөртеп юындырырга булышты. Чөнки чишмә юлдан ерак, бер-ике чакрым урман эченә керергә кирәк. Вакытларның күпчелеген бергә үткәрә башлагач, аларның күңелендә бер-берсенә карата җылы хисләр кабат уянды. Кыен вакытларда яраткан кешеңнең гел янәшәдә булуыннан да кадерлерәк ни бар соң?! Ул көннән соң инде бик күп сулар акты. Илсур хәзер таякка таянып йөри ала. Табиблар да аның һичшиксез киләчәктә аякка ныклап басасына тулы ышаныч белдерделәр. Ә Илсур белән Сөмбел чишмәне онытмадылар. Шифа чишмәсенә атна саен барып, кирәк вакытта аны чистартып, шифалы суын эчеп, чишмәдә коендылар.


Ханым сөйләвеннән туктап калды. Әйтерсең, бу хәлләр әле генә булган. Күз алдыннан үтеп, мине дә тетрәндерделәр. Ә мин, үз чиратымда, юлдашым сөйләгән әлеге чишмәнең туган ягымда - Минзәлә районы Рус Мөшегесе авылында урнашкан, даны еракларга таралган “Шифа чишмәсе” икәнен аңлап, горурлык хисләре кичердем. Инде гасырлар дәвамында бу чишмә ничәмә буын кешеләрен шифалы суы белән үзенә җәлеп иткән. Кемнәр генә аның көче белән сихәтләнеп китмәгән дә, кемнәр генә, аның татлы суын эчеп, күңелләрен сафландырмаган! Шушы җылы хисләрдән күңелем тагын бер кат туган авылыма тизрәк кайтып җитү хисе белән талпынды.


Саматова Айсылу, Татар Мөшегесе урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афэрин Айсылу ускэнем,унышлар сина