Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бәйрәмең белән, иң якын кешем минем!

Әниләр көне уңаеннан Чаллы шәһәренең 18нче мәктәбе 5а сыйныфы укучылары иҗаты.

Иң якын кешем

Әниең кайда эшли дип сорыйсызмы? Минем әнием матурлык салонында да, кибеттә дә, хастаханәдә дә эшләми. Хәтта заводта да түгел. Ул, минемчә, иң авыр иң җаваплы эштә – балалар йортында хезмәт куя.

Хезмәт урынын әйткәч, әниемнең никадәр кече күңелле, ярдәмчел кеше икәне аңлагансыздыр. Уйлап карасаң, бу эш бик авыр. Әти-әниләре ташлап киткән балалар бик көйсез, елак, кире. Әни алар белән уртак тел табарга тырыша, һәрвакыт ярдәм итә.

Әнинең эштән кайтуын түземсезлек белән көтеп торабыз. Әни кайтып керүгә, өйләр яктырып китә. Ул бервакытта да ардым, туйдым дигән сүзләр әйтми. Бөтен җылысын, назын бирергә тырыша.

Беләм, минем әнием – дөньядагы иң матур, иң ягымлы, зирәк, игелекле әни. Исеме дә бик гади һәм матур –Рәмзия. Кадерле әниемә кояш гомере, сәламәтлек, эшендә уңышлар телим.

Чаллы шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган 18нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 5а сыйныфы укучысы Валиуллина Амалия.


Минем әнием – иң матур әни!

Кояш, кояш мәңге балкый

Мәңге нур сибә.

Кояш гомере телим мин,

Әнием, сиңа!

Г.Зәйнәшева

Дөньяда иң матур әни – минем әнием. Аның матурлыгы йөзендә дә, йөрәгендә дә, эәләгән бөтен эшендә дә күренә.

Әнием бик уңган, кулыннан бөтен эш килә диләр, андый кешеләр турында. Бакчабызда җәй буе матур чәчәкләр үсә, ел дәвамында гаиләбезгә җитәрлек, кешеләргә күчтәнәч итеп бирерлек яшелчәләр үсә.

Әнием кешеләрнең сәламәтлеген саклау оешмаларының берсендә хезмәт куя. Ул эшләгән күзләр клиникасыннан кеше өзелми. Әни аларны елмаеп каршы ала, сорауларга җавап бирә.

Ә өйдә ул - гап-гади әни. Тәмле ашлар пешерә, юа, тегә. Һәркемне юата, йоклар вакыт җиткәч, әкиятләр укый. Эх, яратам шул вакытларны! Әни өйдә булмаса, бик күнелсез бит. Шуңа күрә, әниемнең әйткән сүзләрен тыңларга тырышам, шатландырасы килә әнине.

Аңлагансыздыр, әниемне бик яратам. Һәрвакыт яшь, чибәр, ягымлы булып калуын телим әниемнең.

Чаллы шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган 18нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең

5а сыйныфы укучысы Якупов Әмир.


Минем әнием – иң матур әни!

Дөньядагы иң гүзәл кеше турында беләсегез киләме? Ул – минем әнием. Аның исеме – Лариса.

Минем әни – иң матуры, уртача буйлы, түгәрәк йөзле. Күзләре зәңгәрсу, чәчләре коңгырт. Ул һәрвакыт пөхтә киенә, күлмәкләрне ныграк ярата.

Минем әни - иң уңганы! Ул өйне чиста тота. Тәмле ашлар, пироглар пешерә, хәтта ипи сала.

Әнием – йомшак күңелле. Мине бер дә ачуланмый, гел ярдәм итә. Мине генә түгел, сыйныфындагы 26 укучыны да ярата. Яратмаса, эштән кайткач та алар турында уйламас иде. Әти-әниләренә шалтыратып, балаларының уңышлары яклары турында сөйләмәс, алар белән бергә шатланмас, кайгырмас иде.

Әнием - Талипова Лариса Лерун кызы - Минзәлә районы Юшады авылыннан. Минзәлә педучилищесында, Татар Дәүләт гуманитар педагогия университетында укытучы һөнәрен үзләштереп, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәренең 18 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Аны эшендә бик яраталар, сүзенә, киңәшләренә колак салалар, үз тәҗрибәсе белән уртаклашуын үтенәләр.

Кадерле әниемә дөньядагы иң матур сүзләрне әйтер идем! Гаиләбезнең кояшы булып, әнием озак яшәсен.

Яр Чаллы шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган 18нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 5а сыйныфы укучысы Рүзәл Талипов.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев