Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Быел көз бик кызык булды

Безгә Мөслим районы Вәрәшбаш авылынан балалар бик матур язмалар җибәргән. Темалары төрле - җәйне сагыну да, яңа яуган карга сөенү дә бар анда. Үзегез укып карагыз әле.

Җиләкле җәй

Мин җәйне бик яратам. Җәй көне кояш кыздыра, кызу. Бигрәк тә җәйге яңгыр рәхәт. Яңгырдан соң матур булып салават күпере чыга. Җәй көне кура җиләге, җир җиләге, карлыган, крыжовник җитешә. Мин җиләк җыярга бик яратам. Икене чиләккә салам, ә берне авызга кабам. Мин җыйган җиләктән компот ябабыз, кайнатма ясыйбыз, пирог пешерәбез. Җиләк пирогын пешерү өчен әнием камыр җәя, аңа он сибә, аннан җиләк белән песок сала да, камыр белән каплап, духовкада пешерә. Җиләк пирогын әбием бик ярата. Миңа рәхмәтләр әйтә-әйтә тәмләп чәй эчә.

Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Хафизов Данис.


Ык елгасы

Бик борын заманда яшәгән, ди, бер егет белән кыз. Болар бер-берсен бик яратканнар. Матур итеп өйләнешкәннәр, ләкин яшәргә өйләре булмаган. Киткәннәр болар өй салырга урын эзләп. Бара торгач, бер бик тә матур җиргә килеп чыкканнар. Кызның озак йөреп, тамагы кипкән икән. Шунда ул боргаланып агып ятучы елганы күреп алган да: “Ык!” – дип кычкырган. Алар елга буена барып, рәхәтләнеп бит-кулларын юганнар. Аннан тәмләп су эчкәннәр. Шул елга янына йорт төзегәннәр һәм бик матур итеп яшәп киткәннәр. Әлеге елгага да Ык дип исем биргәннәр. Ул чорда ык – су дигәнне аңлаткан булган.

Мөслим лицееның 4 нче сыйныф укучысы Нияз Хәсәнов.


Көзне озаттык

Каникулларга чыгар алдыннан барлык мәктәпләрдә, бакчаларда көзне озату бәйрәмнәре була. Без дә мәктәбебез белән бу бәйрәмне үзенчәлекле итеп уздырдык. Бәйрәм телевизион тапшыру кебек барды. Тапшыруны алып баручы Миләүшә апа Хәсәнова башта авыл, мәктәп яңалыклары белән таныштырды. Аннан безнең чыгышларыбыз ул видеорепортаж дип игълан итте. Ә без сәхнәгә чыгып көз турында шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык. Бакча балалары да бик үзенчәлекле чыгышлар күрсәттеләр. Бәйрәмебездә уеннар да уйнадык. Бик күңелле узды.

Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Адилә Хафизова.


Спектакль уйнадык

Безнең авыл клубында “Тамчы” балалар театры эшли. Без быел Галимҗан Гыйльмановның “Шүрәлеләр ни атлы?” спектаклен тамашачыларга тәкъдим иттек. Һәр уйнаучы үз ролен җиренә җиткереп, килештереп уйнады. Спектакль бик кызыклы һәм матур килеп чыкты. Ялкау малай Тәүфыйк үзе дә сизмәстән батырлык эшләп, үз-үзен тәрбияләде. Спектакльне сәхнәгә куярга безне Чулпан апа Мөэминова өйрәтте.

Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Адилә Галиева.


Беренче кар

Быел көз бик кызык булды. Агач яфраклары да атна-ун көн эчендә коелып бетте. Көннәр дә әллә нинди шыксыз булды. Бер көн кояш чыкса, икенче көнне көнозын яңгыр койды. Җәй көне дә аяктан носки, өстән куртка төшмәгән иде. Көз башлану белән бияләйләр кияргә туры килде.

Ә менә бүген бөтен дөньяны ямьләп, беренче кар яуды. Ул җир өстен, өй түбәләрен, агачларны каплаган. Гомумән, бөтен җиһан ап-ак төскә кергән. Бер караганда бик матур, ә икенче караганда салкын булгач бик рәхәт түгел әле.

Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Гөлинә Мөэминова.


Беренче кар

Тышта ап-ак кар яуган,

Димәк җәй киткән бездән.

Җылы туннар киярбез,

Чана шуарбыз тиздән.

 

Кыш килгәнен күрәбез,

Тәрәз аша көләбез.

Тагын әзрәк яусын да,

Көрәк белән көрәрбез.

Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге төркеме тәрбияләнүче Асылъяр Хәсәнова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев