Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Боз агызырга җыелдык Сөн буе  ярларына...

Актаныш районы Аккүз мәктәбе укучылары иҗаты.

Язгы мәлдә

Кабат язлар килде җиргә,

Кошлар кайтты илен сагынып.

Матур-матур җырлар бүләк итә,

Табигатьтән алар илһамланып.

 

Мин дә көттем һәркөн яз килгәнне

Тәрәзәдән карап, зарыгып.

Гөрләвекләр акты челтер-челтер,

Бозлар китте ашыгып, ургылып.

 

Үләннәр дә инде баш калкыта,

Кояш нурларына тартылып.

Яшәрә, уяна бар дөнья,

Күңел куя коштай талпынып.                                 

Гамил Шәйдуллин, 7нче сыйныф.


Туган җирләр бигрәк кадерле!

Татарстан – минем туган җирем!

Бик күп анда сала-калалар.

Көмеш сулы Сөннең ярларында

Аккүз, Ахун минем авыллар.

Иң беренче бездә кояш чыга,

Иң беренче сибә нурларын.

Якты көнгә киң колачын җәя

Болыннарым минем, кырларым.

Ак бураннар йомшак юрган җәя.

«Икмәк уңсын!» – диеп басуда.

Һәр яз саен аккошлар да кайта

Таллы «Дәйди» күле буена.

«Кырыклы» һәм «Теләүле»дә җыя

Эре җиләкләрне балалар.

Сөндә балык тотып, чумып-йөзеп,

Көч-дәрт белән алга баралар.

И рәхәт тә, минем туган якта.

Һәр мизгеле аның күңелле.

Яратыйк, без аны һәм дә саклыйк!

Туган җирләр булсын кадерле!

Данис Ахмәтов, 6 нчы сыйныф.


Иң матур як

И туган як иң матур як,

Безнең өебез анда.

Анда «Фазыл» чишмәсе бар,

Челтер-челтер моңлана.

 

Туган җирләрне саклап

Бабам сугышта булган.

Фашистларны җиңгәннәр

Аңа медаль биргәннәр.

 

Әби-бабам утырткан

Алмагачлары калган.

Тәмле алма ашаганда

Аларны искә алам.

 

Дөньялар тыныч булсын дип

Әбием теләк тели.

Туган якта яшәүләрнең .

Кадерләрен белик – ди.

Илсаф Исламов, 6нчы сыйныф.


Төпчек малай

Әни белән әтигә

Мин булам төпчек малай.

«Иркәдер» – дип уйламагыз,

Мин инде үскән малай.

Әтием тышта эшләсә,

Аңа чыгып булышам.

Әни тәмнүшкә пешерсә,

Аның янында торам.

Юк ла инде, камыр басмыйм!

Иң беренчеләрдән булып 

Әни пешергән ризыкны,

Мин үзем кабып карыйм.

 

Бабаем

Мин бабайны яратам,

Бабай мине ярата.

Үзе белән гел бергә

Мине йөртә ул атта.

Чыгабыз икәү урманга,

Бабай үлән чабып сала.

Хуш исле үләнгә ятып

Кайткан чакта рәхәт була.

Азамат Исламов, 3нче сыйныф.


Кызы белән әнисе

(Тукайга ияреп)

Әйдәле, кызкаем,

Утырып сөйләшик,

Бу кадәр урамнан

Туймыйсың син ничек?

Ничек син һаман да

Урамда чабасың?

Сөйләп бирче миңа

Табаламсың кызык?

Мин уйныйм урамда,

Яланда, болында,

Уйныймын, йөгерәм

Көн әйбәт булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның нурлары

Ял буладыр миңа –

Урамда дусларым.

Тик вакыт бик кыска

Бары бер көн ял бит.

Әнием әрләмә

Мин сиңа берәү бит.

Илина Валеева, 4нче сыйныф.


Маэмай

Бар минем бер маэмаем

Исеме аның Юлдаш.

Кайчагында бик шаян,

Кайчагында бик юаш.

 

Чыгып кача, кире кайта

Оясына узенең.

Барысын да аңлый ул.

Әйткән һәрбер сүземнең.

 

Бик яратам мин аны,

Мине дә ярата ул.

Шомырт күзле,ак маңгайлы,

Йонлач, йомшак, матур шул.

Мәликә Исламова, 2нче сыйныф.


Әнкәм яраннары

Тәрәз төпләрендә гөрләп үсә -

Әнкәемнең яран гөлләре.

Букет булып, чәчәк атып,

Камаштыра минем күзләрне.

Төрлесеннән үсә яран гөлләр:

Ап-агы бар, алы, кызылы.

Иркәли ул, сөя һәммәсен дә,

Аның өчен шунда кызыгы.

Әнкәемнең йомшак куллары

Шифа бөрки үскән гөлләргә.

Кояш нурларына үрелеп,

Үсә алар җәйге көннәрдә.

Айзилә Ахмәтова, 7нче сыйныф.


Аккүзем

Туган авылым урамының

Һәр почмагын беләм мин.

Һәрбер йортның  утлары

Сунмәсен дип, телимен.

 

Менә ямьле язларда

Ерганаклар ярыла.

Боз агызырга җыелабыз

Сөн буе  ярларына

 

Аннан килә авылыма

Гузәлдән  гузәл жәйләр.

Сабантуй мәйданына

Җәелә яшел җәймә.

 

Көзне дә көтеп алабыз

Алтынга килә баеп.

Яхшы уңышлар җыябыз

Халкым яши тырышып.

 

Кышлар инде берсузсез

Үзе бер сихри мизгел.

Яңа елга телибез

Имин булсын илем гел.

Дилбәр Нурлыгаянова, 5нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев