Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бәхетлемен!

Әни – дөньядагы иң изге зат. Ул кешегә тормыш бүләк итә. “Әни” дип әйтә алу һәр кеше өчен дә зур бәхет.

Мин үземне бәхетле дип атый алам, чөнки минем һәрвакыт янәшәмдә булучы, миңа киңәшләрен бирүче, яратучы, чит-ятлардан саклаучы, яклаучы әнием бар.

Минем әнием – мәктәптә инглиз теле укытучысы. Ул үз эшен яратып башкара, шуңа күрә аны балалар да яратадыр. Әнием спортны да үз итә. Нинди генә спорт төре белән шөгыльләнмәсен, барысын да булдыра. Өйдә әни- оста пешекче дә. Безне ул тәмле тортлар белән сыйларга ярата.

Әнием - минем өчен үрнәк. Мин аннан күп эшләргә өйрәнәм. Аңа һәр эштә ярдәм итәргә тырышам.

Әниемнең кайнар кочагында булу иң рәхәтедер. Аның кичен назлап йоклатуы, ә иртән "кызым" диеп сөеп уятуы гына ни тора! Әни булганда , өебез нурлы, аның күзләреннән бөркелгән нур һәрберебезгә җылылык бирә. Әнием янәшәсендә булганда гына, мин үземне бәхетле хис итәм.

Әгъзәмова Гүзәл – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев