Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бәхет капкасы (нәсер)

Фәридә бүген бик иртә уянды. Кояш нурларында иркәләнеп ятканда, әбисенең назлы тавышы ишетелде:

– Кызым, малларны көтүгә куарга соңга калма. Тор, бәбкәм, тор. Кара әле, бүген ник онытылып ята соң әле ул?

Фәридә җитез генә сикереп торды. Юынып алгач, тиз-тиз генә капкалады да ишегалдына чыкты. Матур булырга охшаган көне дә. Ниндидер бер сөенечле хәл булыр кебек. Малларны көтүгә илткәч тә, тауга менеп китте ул. Моннан аның авылы уч төбендә генә кебек күренә. Матур да соң инде минем туган авылым, дип кычкырасы килде аның. Әнә бит әрәмәлектә үзләренең үзәк өзгеч җырлары белән берөзлексез кошлар сайрый. Чишмәләре дисәң... Башларны әйләндерерлек саф сулы чишмәләре җанга дәва бирә. Табигатьнең бу серле почмагын бик ярата ул. Кинәт күзе агач башындагы бер кош оясына төште. Нәни кошчыклар ачыкканнар булса кирәк: бик чыркылдашалар иде. Шулчак әткә кош каядыр очып китте. Озакламый кире әйләнеп кайтты. Томшыгына ризык эләктергән иде. Тамаклары туйгач, кошчыкларның да тавышлары тынды. Әнә шул көннән аларны гел күзәтә башлады Фәридә. Әткә кошның әнкә кошны ничек кайгыртуын күреп сокланды. Нәни кошчыклар борынлагач, аларның армый-талмый, икәүләшеп, азык ташып ашатуларын күзәтте. Җирдәге гүзәллекне күрү өчен үз гаиләң, әти-әниеңнең янәшәдә булуы кирәк икән бит. Ә ул – ятим. Никадәр матурлыктан, наз һәм җылылыктан мәхрүм. Җылылыктан мәхрүм дип әйтү дөрес тә булмас анысы. Фәридәнең әбисе бар. Әнисе белән әтисен хәтерләми дә диярлек. Фәридә кечкенә вакытта юл һәлакәтендә вафат булганнар. Менә соңгы вакытта әбисе дә биреште. Еш авырый башлады. Фәридәнең бар хыялы – табиб булу, әбисен дәвалау. Медицина көллиятенә документларын тапшырды инде. Эх, керә алса икән.... Нинди бәхетле булыр иде ул!

Энҗе Мөбәрәкҗанова, Мамадыш районы, Дүсмәт мәктәбе, 9нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев