Көмеш кыңгырау

Әбинең кара мәчесе

Минем тормышымда кызыклы һәм гадәти булмаган вакыйгалар  булып тора. 

Җәен әби янында яшәгәндә, бер кызыклы очрак булды. Әбинең Муса исемле кара мәчесе бар иде. Ул бик акыллы, әмма ирек яратучан иде. Ул күршедәге мәчеләр, хәтта аларның хуҗаларын да куркытып, тирә-юньдә иркенләп йөри. Әгәр аны кулга тотсалар, ул шунда үк тырный яки тешли.

Һәм менә бервакыт Муса юкка чыкты. Элек ул  төнгә генә  юкка чыга иде. Ә монда бер атна өйдә күренмәде. Без әби белән бик нык борчылдык, әби мәче белән берәр хәл булгандыр дип курыкты. Ул урам буйлап мәчене эзләде, күршеләрдән дә сорашты, тик Мусаны берәү дә күрмәгән.
Менә беркөнне әби белән урамга гына чыккан идек,  күршеләрнең коймасы яныннан Мусага охшаган кара мәче  безнең янга чабып килеп, аякларыбызга сарыла башлады. Бу, билгеле, әбинең мәчесе Муса иде. Соңыннан белдек: күршеләр берничә көнгә туганнарына китеп, форточканы, онытып, ачык  калдырганнар икән. Муса шуннан өй эченә керә, әмма чыга белми. Күршеләр кайтып ишекне ачуга, чыгып та чаба. Күршеләребез бу кызыклы очракны сөйләгәндә, әби белән безгә читен булып китте. Тик алар безгә үпкәләмәделәр, чөнки үзләре форточканы ябарга онытканнар бит. 
Соңыннан без Мусаның еш кына ишегалдына кереп, күршеләребезнең форточкасына  озак кына карап утырганын күргәләдек.

Гарипова Камилә, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: