Әбием төсе
Әбием укыганда елады, күрәсең, ул әнисен бик сагына, ахрысы. Ул елагач, миңа да ямансу булып китте.
Әтиемнең әнисе Гөлнур исемле. Быел җәй көне әбиләргә кайткач әбием мине чакырды да: «Кызым, син хәзер зур инде, мин сиңа үзебезнең хәзинәне күрсәтәм», – дип, зур гына сандыкны ачты. Аннан саргаеп беткән дәфтәрне чыгарды. Әбиемнең әнисе Сәрия исемле булган. Ул безнең авылда мәдәният йортында эшләгән. Әбием шигырьләр язарга яраткан. Без бу шигырьләрне әбием белән бергә укыдык. Әниләр, балалар, туган авыл турында күп шигырьләр язган ул. Әбием укыганда елады, күрәсең, ул әнисен бик сагына, ахрысы. Ул елагач, миңа да ямансу булып китте.
Менә син тырышып укысаң, син дә шулай матур-матур шигырьләр язарсың, ди әбием. Бу безнең хәзинәбез! Әле тагын бик матур гәрәбә төймәсен дә күрсәтте миңа. Аны аңа бабам бүләк иткән, сап-сары матур төймәләрдән тезелгән муенса ул.
Бу минем әбиемнең «төсе», ди әбием. Без аның белән дәфтәрне, төймәне дә матурлап кире сандыкка салып куйдык.
Заринә Мостафина, Тукай районы, Иштирәк авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев