Әбием сандыгы – үткән тарих
Кайбер гаиләләрдә үзләре өчен кадерле булган, буыннан-буынга сакланып килүче истәлекле әйберләр була.
Безнең өйдә Фәния әбиемнең бик кадерләп саклый торган сандыгы бар. Андагы әйберләр тарихны искә төшерә. Ул аларны күз карасыдай саклый һәм безгә, оныкларына да күрсәтеп, истәлекләрен сөйли.
Сандыкның бер почмагында әбигә әнисеннән калган калфак саклана. Ул аны кулына алып, әкрен генә сөйли: «Бу калфакны әни килен булып төшкәндә үк кигән, аннан миңа калды. Миңа, аны киеп, сәхнәдә спектакльләрдә уйнарга туры килде», – ди.
Сандыкта әбинең үз куллары белән суккан сөлгеләре дә бар. Мин бигрәк тә аның бәйләгән челтәрләре, чиккән сөлгеләренә карап сокланам. Элеккеге вакытларда ничек шулай өлгерделәр икән, дип уйга калам.
Ул әле истәлек дип чабата да саклый. Чабатага карагач, бүгенге матур тук тормышта яшәвемә бик сөенәм.
Сандыкта, мөгаен, иң кадерле әйбер – борынгы тальян гармундыр! Безнең дәү бабай авылда иң оста гармунчы булган. Ул, сугышка киткәндә, дәү әбиемә гармунны сакларга калдырган. Әби: «Ачлы-туклы яшәсәк тә сакладык», – ди. Кызганыч, дәү бабай сугыштан кайтмаган. Аның сугыштан язган иң соңгы хаты да саклана. Бабаебыз сугыш беткән көнне – 9 нчы май көнне – Польша җирендә ятып калган.
Фәния әбием: «Кызым, бу сандыкны мин сиңа калдырырмын, син мине искә алып, үзеңнең балаларыңа күрсәтерсең», – ди. Әбиемнең теләген үтәргә, ышанычын акларга тырышырмын.
Айсинә Якупова, Тукай районы, Биклән мәктәбе.
Фотода Яңа Чишмә районы Зирекле авылы музее экспонатлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев