Көмеш кыңгырау

Әбием сандыгы

Дәресләр беткәч, мәктәптән кайтышлый, әбиемнең хәлен белергә еш керәм мин. Көзге айларны ул, миңа калса, аеруча сагыш белән кичерә. Бәлки, хикмәт аның серле сандыгындадыр...

Менә тагын алтын көз җитте. Сөенешеп, яраткан мәктәбебезгә килдек. Көзнең үз матурлыгы, үз төсмере бар. Агачлар үзләренең алтын күлмәген киде, кошлар сайраган тавышлар тынды. Ямансу хис калдырып, очар кошлар да ерак җирләргә китәр инде. Мин дә, әбием кебек, алтын көзне яратам. Әллә нинди сихри мизгелләре бар аның.

Дәресләр беткәч, мәктәптән кайтышлый, әбиемнең хәлен белергә еш керәм мин. Көзге айны ул, миңа калса, аеруча сагыш белән кичерә. Бәлки, хикмәт аның серле сандыгындадыр. Бүген тагын: "Кызым, кил әле," - диде дә, күпне күргән һәм күпне кичергән сандыгын ачты. Беләм инде, ул бабаемның хатларын укыячак. Әбиемнең күңеле булсын өчен, мин аны беренче тапкыр ишеткән кебек, игътибар белән тыңлыйм. Әбием, иң кыйммәтле әйберне тоткандай, ул хатларның әле берсен, әле икенчесен сак кына кулларына ала.Аның берсе латин хәрефләре белән язылган. Мин инде аларның күбесен ятлап та бетердем. Ә аның, һәр укыган саен, беренче кат укыган кебек, теле көрмәкләнә, калтырана, бит очларынf күз яшьләре тәгәри. Анда әбиемнең яшьлеге, онытылмас хатирәләр. Шаккатырсың, ут эчендә йөргән солдат бабаемда никадәрле җиңүгә омтылыш. "Күп калмады, җиңеп кайтабыз,"- дигән ул һәр хаты саен. Моңа рух ныклыгы, илгә бирелгәнлек кирәк бит. Әбием ул хатларны әледән-әле кулына ала. Тиккә генә түгел бу, димәк, әлеге истәлекләрне мин сакларга тиеш... Үзе дә бу хакта кат-кат әйтә. Бөек Җиңүнең ничек яулануын күрсәткән тарих бит бу.

Әбием, сак кына, саргаеп беткән фотосурәтне кулына ала. Бу сурәт мине ни беләндер үзенә бәйләп тора кебек. Сандык төбендә тагын бирнәгә чигелгән сөлге, кашагалар... Еллар үтү белән, алар инде саргая да башлаганнар. Аннан соң әбием кулларына кырыйлары челтәрләп ясалган чигүле кулъяулык алды. "Армиягә киткәндә егетләргә шундый кулъяулык бирә идек,"- ди. Җете төсе сакланган бу чәчәк, әйтерсең лә, яңа гына болыннан өзеп алынган.

Кинәт кенә күзем тигез хәрефләр белән язылган шигъри юлларга төште. "Сак-Сок" бәете икән ул. Әбием аны көйләп тә күрсәтте. Әйе, бу бәет миңа бик таныш. Без аны әдәбият дәресендә өйрәндек. Бәет татулыкка, әниләрне борчымаска, туганлык кадерен белергә өйрәтә.

Сандык төбендә кадерләп саклана торган тагын бер истәлек - ул чыңлап тора торган чулпылар. Бу чулпылар белән әбием чәч толымнарын икегә үреп йөри торган булган. Бүген ул бу чулпыларны миңа сузды: "Мә, кызым, яшьлегем хатирәсе бу, сина булсын,"- диде. Мин аптырап калдым. Бу истәлекне мин әбием кебек кадерләп саклый алырмынмы? Әллә минем аптыраулы караштанмы, әбиемнең күзенә яшь килде."Әй,тагын борчыдым инде," - дип уйлап куйдым. Күбрәк беләсе килгәнгә, кат-кат әбидән бу хакта сорашам мин. "Бүгенге тормыш оҗмах ," - диләр өлкәннәр. Бик авыр чаклар да булган бит. Әбием бу хакта бик сирәк сөйли.

Сандык эчендәге әйберләр - берни белән дә тиңли алмаслык байлык. Бу хәзинәне без югалтмаска тиеш. Әбиемнең төп максаты да шул бит. Ә мин әбиемне бик яратам.Аның йортындагы заманча җиһазлары арасында сандык иң күренекле урында тора. Бер генә йортта да андый сандык күргәнем юк. Ямь-яшел чәчәкле сандык әбиемнең өен бизәп тора. Серле яшел сандык.

Өйгә кайттым да әбием биргән чулпыларны үземнең кечкенә генә сандыгыма салып куйдым. Мин бит мәктәптә балалар фольклор ансамбленә йөрим. Бу чулпыларны шул чагында чәчемә бәйләрмен әле. Күңелемнән уйлап куйдым, мин боларны күз карасы кебек саклаячакмын. Әйе, әбием, мин аларны саклаячакмын!

Авзалова Ләйлә, Тукай районы Күзкәй урта мәктәбе,7 нче сыйныф.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: